Татарча Русский English

“Бәндә – әсир, күкләр генә азат…”

Бу спектакль бөтен кеше өчен дә түгел. Аңа чын-чынлап төшенүе авыр. Акыл белән генә аңлау аз. Монда хәрәкәт һәм сүз төп рольдә. Ял итәргә теләүчеләрнең бераз күңелләре кайтыр, әмма беркем дә бу тамашаны караганга үкенмәячәк. Тормыш һәм мөнәсәбәтләр хакында уйлану беребез өчен дә ят түгел чөнки. Сүз “Өметсез хыяллар” спектакле премьерасы турында.

 

Мондый катлаулы әсәрне куйган К. Тинчурин исмендәге театр һәм режиссёры Р. Заһидуллин алдында баш ияргә кирәк. Испан драматургы Ф.Г. Лорка әсәре буенча тәрҗемәне шулкадәр төгәл сәхнәләштерү – зур осталык, олы талант. Татарда кайчан да булса нәзәкәтле хис-кичерешләрне, Испания рухын ачып бирерләр, дип һич уйламадым, чөнки ул тамашачыны куркытырга мөмкин. Әмма барысы да киресенчә булды: тулы аншлаг, кочак-кочак чәчәк бәйләме һәм дәррау басып алкышлау. Бу спектакльнең тагын бер уңай ягы бар: эшсез утырган артисткалар өчен менә дигән ул, чөнки биредә хатын-кызлар гына уйный (гитаристларны исәпкә алмаганда). Режиссёрлар хатын-кыз ролен таба алмый ятканда бу әсәр бик кулай.

Сюжетка күчик. Бернарда Альба (Тәслимә Фәйзуллина) йортында матәм – гаилә башлыгы бакыйлыкка күчә. “Йорттагы капка-тәрәзәләр балчык белән сыланган дип уйлагыз” – дип кырт кисә әни кеше. Сигез ел буена биш кызы да (Зөлфия Вәлиева, Гөлназ Нәүмәтова, Миләүшә Нәҗмиева, Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Зарипова) ир-ат күрергә тиеш түгел. Тик 20-40 яшь аралыгындагы кызларга өчен бу чып-чын газап. Әтиләре үлүе дә шулхәтле куркыныч түгел. Беренче вакытта кайберәүләр үзләрен тынычландырып та карый: “Ир юк. Булмаса, кирәкләре дә юк”, “Минемчә, иң яхшысы – беркайчан да кияүгә чыкмау”. Акыл шулай өйрәтсә дә, йөрәк яна. Йөрәк белән бергә кан да кызыша. Кызлар бер егет – Пепе өчен бер-берсенең чәчен йолкый. Ир, бәхет, мәхәббәт кече кызларын үз-үзенә кул салуга да этәрә. Әниләрен башта аңлап була. “Кызларга тиң ир бәндәсен шәм белән дә әзләсәң юк,” — ди ул. Тик кече кызы үзенә кул салганнан соң, әни кызын югалтуга караганда, күбрәк кеше фикере турында борчыла. “Бернарда кызы йокыдан тормаган гына” диюне таләп итә.

Гади гаиләдәге менә шундый катлаулы мөнәсәбәт. Ул бүген дә актуаль. Кеше ни уйлар, дип битлек киеп, ялган упкынына кем генә чуммаган микән? “Бәндә – әсир, күкләр генә азат” шул. Режиссёр бу әсәрне гади социаль драма буларак кына бирер, дип бик борчылдым. Әмма спектакльне караганда Педро Альмадовар искә төште. Ул Испанияне символлар аша ачучы оста. Бу сәхнәләштерү дә символлар белән тулган иде. Берсен булса гына да отып, сизеп калсаң, гади әйбердә катлаулыны, катлаулыда гадине күрергә өйрәнәсең.

Лилия ГАЛИМОВА, «Безнең гәҗит» 25.02.2015