90 СЕЗОН

Яңалыклар

#УЕНФЕСТ

10 нчы сентябрь, Достоевский урамы 74 нче йортның ишегалдында,Тинчурин театры артистлары #UENFEST @uen.fest балалар уеннары фестивалендә катнашты. Илфак Хафизов, Эдуард Никитин, Альбина Гашигуллина һәм Алмаз Ахунов балалар белән “Йөзек салыш”, “Түбәтәй”, “Тимербай” һ.б. кызыклы уеннар уйнады.