Татарча Русский English

ГАЙФИ БАБАЙ, ӨЙЛӘН ДАВАЙ!

Жанры- комедия.

Алтын куллы, киң күңелле, җор телле, шаян-тапкыр Гайфи бабай инде үз өендә үзе артыкка әйләнә. Кызы аңа “бай кәләш” – фатирлы әби эзли. Ләкин үзсүзле, кире Гайфи бабай отышлы тәкъдимнәрдән баш тарта. Чөнки сөекле Сабирасына, гомер иткән хатынына охшаган сөйкемле Зәкия аның күңелен яулады инде. Нишләтәсең, мәхәббәтнең үз юлы, үз язмышы…

 Искиткеч җылы, хәтта сентименталь, бу спектакль шаяру-көлке белән, талантлы артистлар башкарган моңлы җырлары белән тамашачының күңелен әсир итә.

Драматургы- Гөлшат Зәйнашева

Режиссеры һәм костюмнар буенча рәссамы- Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы- Роман МОРОВ

Композиторы- Мәсгут ИМАШЕВ

 

Аранжировка авторы- Чыңгыз АБЫЗОВ

Рольләрне башкаралар:

Гайфи- Наил Шәйхетдинов

Зәкия- Ләлә Миңнуллина

Саттар- Әнәс Галиуллин

 Илгизәр Хәсәнов

Наилә- Зөләйха Хәкимҗанова

Суфия- Исламия Мәхмүтова

Мәрьям- Люция Галләмова

Маһинур- Резедә Сәләхова

Рөстәм- Артем Пискунов

 

Спектакльнең премьерасы  1996 нчы елның 30 нчы мартында булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)