90 СЕЗОН

Яңалыклар

БҮГЕН КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Бүген, 6 нчы ноябрь, Кәрим Тинчуринның рухи фатихасы белән оешкан театрыбызга — 85 яшь тулды. Тинчурин театры иҗат юлын 1933 нче елның 6 нчы ноябрендә Питрәч районы Шәле авылында К.Тинчурин һәм К.Нәҗми әсәре буенча куелган «Булат бабай семьясы»спектакле белән башлап җибәрә. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр — 85 ел дәвамында театрыбыз үзен яшәтүче төп көч — сез, тамашачылар белән бергә булырга, «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектаклен тамаша кылып, шушы шатлыклы көнебезне уртаклашырга чакырабыз!!! Яраткан театрыбызның туган көнен бергәләп бәйрәм итик!!!