Татарча Русский English

Балалар өчен спектакльләр!

«Шүрәле- online»

Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән, бүгенге техника алгарышында исә онытыла барган ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие яши.  Алар менә ничәмә еллар инде халыкның рухи хәзинәсе булган, җир йөзендәге бердәнбер “ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЛӘРЕ” китабын күз карасы кебек кадерләп саклыйлар. Әнә шул тылсымлы китапны кулга төшерү, аның үлемсез геройларын юкка чыгару ниятеннән, Кырлай урманында, компьютер дөньясындагы иң явыз вирусларның берсе — профессор Доктор Вирус пәйда була. (Чөнки аңа бар әкиятләргә дә хас булган күренеш — яхшылыкның яманлыктан өстен чыгуы ошамый.) Ике арада көрәш, тартышу башлана. Әмма һич көтмәгәндә, милли әкият каһарманнарына ярдәмгә чит илнең популяр мультфильмы геройлары – Шрек, Спайдермен һәм башкалар килә. Нәтиҗәдә әкиятнең ахыры, һәрвакыттагыча, уңай тәмамлана.

            Төрле тылсым һәм могҗизалар, уен-көлке һәм җыр-биюләр белән сугарылган әлеге әкият нәниләр күңелендә Туган җиргә, Туган телгә, Китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр. Шул ук вакытта балаларга Дуслык, Изгелек, Яхшылык кебек уңай төшенчәләр хакында кабат искәртер.

 

 

 

«Чиполлино маҗаралары»

Шулай, берзаман, яшелчәләр илендә аталы-уллы ике суган яшәгән, ди. Аларның берсен Чиполлоне дип, ә икенчесен исә, бик тә шаян булганга, Чиполлино дип йөрткәннәр. Дөрес, әйбәт кешеләр булган үзләре; тик менә тормыш кына аларга карата рәхимсез булган. Нишлисең бит: кайда суган, шунда күз яше инде ул.

Көннәрнең берендә болар яшәгән җиргә Лимон патша үзе килеп чыгарга була. Патша яраннары исә бу хәбәрдән кара кайгыга бата…

_ _DSC0111_1

«Али баба һәм өч карак»

Авторы- Шамил Фәрхетдинов

“Али баба һәм өч карак” әкияте театрыбыз сәхнәсендә иң озак уйналган спектакльләребезнең берсе (1998 ел). Әлеге серле шәрек әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән  бу могҗизалы балалар спектакле җыр- биюләр, уен- көлке, маҗаралар белән сугарылган. Шуңа да ул балаларга да, олыларга да бердәй кызыклы.

Cпектакль 0 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (0+).