Татарча Русский English

Җанны сафландырды

Бармы соң ул бүген саф ярату, вәгъдәләр бирешү, тугрылык кебек хисләр? Репетиция вакытында режиссерга бу сорауны еш ишетергә туры килә. Кайбер артистлар хәтта болай ярата белмибез, болай булырга да мөмкин түгел дип бәхәсләшә үк башлыйлар.

Вәгъдә бирешү, тугрылык сәхнәдә генә калдымы?

Кәрим Тинчурин исе­мендәге Татар дәүләт драма театры Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәрен сәх­нәләштерергә алынгач, яшь артистлар режиссерга әнә шулай диләр. Резеда Гарипова да аптырап калмый, ә сез шулай яратырга теләр идегезме, дип сорый. Билгеле, уңай җаваплар гына ишетә. Алайса хыялыгыздагы мә­хәббәтне уйнагыз, дип тәкъ­дим итә ул. 
Туксанынчы елларда тинчуринлылар “Гашыйклар та­вы”н сәхнәләштергән иде инде. Шуннан соң пьесадагы җырлар эстрадага менде, халыкның мәхәббәтен яулап алды. Менә кабат пьесага җан өрелде. Хәер, төгәлрәк әйтер өчен режиссерга сүз бирик әле.

– Илдар Юзеев бу әсәрнең инсценировкасын да язган булган. Без исә проза әсәрен алырга булдык. Миңа ул эчтәлеклерәк, тирәнрәк кебек тоелды. Ә моңа кадәр Тинчурин театрында нәкъ менә инсценировкасы куелган булган. Төп акцент яшь­ләр мәхәббәтенә ясалды. Миңа калса, саф хисләр классик әсәрләрдә генә яшәп калды кебек. Заманча драматургияне карагыз әле сез. Анда күбесенчә азгынлык, затсызлык, каралык сурәтләнә. Чын күңелдән ярату, вәгъдәләр бирешү, сөйгән ярыңны кө­теп алу үткән заманда калды. Бу хисләр хәзер наивлык булып санала. Менә шуңа күрә мин Илдар Юзеевның бу әсә­рен сәхнәгә менгезүне кирәк таптым һәм ул тамашачыны уятып җибәрер дип ышанам.

Резеда Гарипова куелышында яңалык шактый. Бе­ренчедән, ул язучы образын керткән. Кайберәүләр аны Илдар Юзеев дип кабул итсә, күпләр өчен ул җыелма образ булып калды. Хәер, бу кадәресе мөһим дә түгел. Язучы үткән заман белән бүгенге хәлләр арасында күпер ролен башкарды. Ул командировкада вакытта җыр ишетә. Аны җырның авторы белән таныштыралар. Бу карт исә ничек сугышка чыгып китүен, аннан әсирлеккә эләгүен бәян итә. Башыннан үткән­нәре өчен оялып, авылына кайтмавын да сөйли. Шулай итеп, Гашыйклар тавында биргән вәгъдә үтәлмичә кала. Вәгъдә – иман дип юкка гына әйтмәгәннәр, карт та гомере буе Мөнирәсен сагынып, саргаеп яши. Бәхетлеме ул? Юктыр, юкса, ичмасам юанырга балам да булмады, дип өзгәләнмәс иде.

Менә бу юлы герой ялгыша, Мөнирә аның сугыштан кайтуын уртак балалары – Өмет белән көтеп ала бит. Тик исән чакта аларга күрешү насыйп булмый. Режиссер бу урында да яңалык кертә: тискәре образ буларак сурәтләнгән Өметне яңа яктан ача һәм тәүбә кылырга форсат бирә. Ә бит яңа заман дип шашкан егет нефтьчеләр белән Гашыйклар тавын борауларга килә. Изге урынны мәсхәрәләргә бирмибез дип аларга каршы чыккан авылдашлары арасында әнисен дә күреп, ул бөтенләй котырына. Ана исә, оятымнан җир ярылса керепләр генә китәр идем, дип өзгәләнә.

Тамашачыга иң тәэсир иткән мизгел – Өметнең әнисе кабер ташын сыйпап, күз яшьләре белән гафу соравы булгандыр, мөгаен. Премьера Әниләр көненә туры килгәнгәме, әниләре белән килгән яшьләр шактый иде. Шушы мизгелдә әниләренең кулларын сыйпаган, битлә­рен битләренә куеп торган тамашачылар да бар иде.

Сәет – Мөнирә мәхәббәте газаплар белән сугарылса, аларның оныкларыныкы түгәрәк булыр сыман тоела. Һәрхәлдә, спектакль шундый өмет уята. Яшьләр Өмет җитәкчелегендә тауны чис­тартып, чияләр утырткач, киек кошлар да күлгә кире кайта бит. Риваять буенча, сунарчы аткач, күл дә корый, кошлар да кайтмый башлаган була. Сәет тә риваятьтәге сунарчы хатасын кабатлый, китәр якка кузгалган үрдәкне ата. Соңыннан бу хакта кат-кат уйланып, “Яралы кош” җырын язып, аны әманәт итеп Мөнирәсенә тапшырмакчы була. Кассета тасмасыннан ишетелгән бу җыр иң тансык, җитмичә калган җыр булгандыр, мөгаен.

Сәетнең яшь чагын уйнаган Илфак Хафизовка, карт вакытын башкарган Илгизәр Хәсәновка вәгъдәне үтәргә кирәклеген төшендер­гән­нәре өчен рәхмәт. Мөнирәне башкарган Гүзәл Галиуллинага тугрылыкның иң бөек, садә хис икәнен аңлата алганы өчен рәхмәт. Гомумән, барлык артистлар да сәхнәдә ихлас булды ул көнне, артыгын туарылып та китмәде, уенга бирелеп, артыгын кыланмады да. Барысы да гади, авылча булды. Рамил Курамшин әйтмешли, мунча кертеп, җанны сафландырды тинчуринлылар, пакьләде.

Гөлинә Хисаметдинова (“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 06.12.2014/)