90 СЕЗОН

array(0) { }
Карурман
2 сәгать 10 минут
Фэнтези
16+

Кем син?
Кем мин?
Кемнәр алар?
Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Үзең һәм якыннарың, дәүләтең өчен җаваплылыкны менә хәзер, шушында кулыңа алырга туры килсә, син моңа әзерме? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, «яңа дөнья» төзи аласыңмы?
Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме?
«Карурман» пьесасы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра.
Бу – язылмаган дастан.
Шуның белән ул серле дә.
Куркыныч та.
«Без кайчандыр бер-беребезне саклар, яклар өчен яратылган идек. Алар – безне, без – аларны. Дөнья тигез, имин иде ул чакта. Аннан, көчне бер-беребезгә каршы куллана башладык та, бар нәрсәнең асты-өскә килде.
Син сайлый аласың.
Син хәзер ике дөнья чигендә торасың».
Кем син?
Кем мин?
Кем БЕЗ?

Спектакльнең премьерасы 2020 елның 12 мартында булды.

Пьеса авторлары — Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова
Режиссёр — Резеда Гарипова
Рәссам — Илшат Вилданов
Композиторлар һәм аранжировка авторлары — Тимур Милюков, Марат Шәяхмәтов, Александра Мостафина, Эльвира Бикмуллина, Петр Егоров, Екатерина Ростова, Алексей Макаров (JUNA төркеме)
Хореограф — Резеда Муллагалиева
Хормейстер — ХӘМЗИНА АЛИЯ
Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов
Сугыш сәхнәләрен куючы — Артем Куртымов

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Карурман Карурман Карурман Карурман Карурман Карурман Карурман Карурман Карурман