Татарча Русский English

САКЛА, ШАРТЛАМАСЫН!

Жанры — комедия.

Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Кәрим Тинчурин иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Бу юлы да ул Тинчуринның “Сакла, шартламасын!” дип аталган комедияне сәхнәләштерде. 1918 елда язылган булса да, әсәр бүгенге көн тамашачы өчен дә актуаль яңгырый.

 Әсәрдә төп каһарман – бозык бай улы. Ул үзе шикелле дуслары белән бергәләп, бер татар баен таларга план корып йөри. Егетнең максаты – байны талап акчасын алу, ә аннан әлеге җинаятьтә яшь язучы егетне гаепләп калдыру.

   Әмма бай малаеның уйлары тормышка ашмый кала. Тинчуринның барлык әсәрләрендәгечә яхшылык явызлыкны җиңеп чыга. Җинаятьче үз җәзасын ала. Спектакль җиңел карала. Чөнки әлеге әсәрдә мәхәббәт тә, җыр-бию дә, юмор да – барысы да бар.

Драматургы — Кәрим Тинчурин

Режиссеры — Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы — Роман МОРОВ

Композиторы һәм аранжировка авторы — Чыңгыз АБЫЗОВ

 

 

Рольләрне башкаралар:

Шакирҗан — Зөфәр Харисов

Шәрифҗан — Алмаз Фәтхуллин

Мөршидә — Зөлфия Вәлиева

Гүзәл Гайнуллина

Мансур — Рөстәм Гайзуллин

Садри — Харис Хөснетдинов

Сәләхетдин — Ирек Хафизов

Николай Александрович - Әнәс Галиуллин

Сәйфетдинов - Илгизәр Хәсәнов

Гыйләҗ - Наил Шәйхетдинов

Нуретдин Нәҗмиев

Әби — Исламия Мәхмүтова

Гөлҗамал - Резедә Сәләхова

 

 

Спектакльнең премьерасы  2009 елның 26 октябрендә булды.

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)