Татарча Русский English

«Ул кабызган утлар балкышы». Бүген җиңүчеләрне бүләкләү

Бүген, 17.00 сәгатьтә бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел  тулуга багышланган һәм Россия Федерациясендә һәм  Татарстан Республикасында Мәдәният елы уңаеннан үткәрелә торган Республика мәктәпләре арасындагы конкурсның “Ул кабызган утлар балкышы…” дип исемләнгән гала концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләве булачак.  Балалар арасындагы конкурс, 15- 21 сентябрь көннәрендә уздырылган VII Халыкара милли драматургия театр фестиваленең дәвамы да булып тора.

Быелгы конкурс үз чиратында өч этапта уздырылды. Беренче этап мәктәпнең үзендә (1 сентябрь- 30 сентябрь 2014 ел), аннан район күләмендә( 1 октябрь- 30 октябрь 2014 ел), ә ахыргы өченче республика этабы  К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 13 ноябрь көнне узды. Бу көнне мәртәбәле жюри әгъзалары арасына мәдәният министрлыгы, мәгариф министрлыгы вәкилләре, К.Тинчурин театры артистлары, режиссерлары  керде.

Конкурста Кәрим Тинчурин пьесаларыннан сәнгать  номерлары күрсәтү күздә тотылган иде:

1.Спектакльдән өзек;

2. Спектакльдән монолог;

3.Спектакльдән җыр;

4. Рәсем-эскиз.
Быелгы конкурста катнашу өчен 200 дән артык рәсем- эскиз, 30 спектакльдән өзек, 35 монолог, 25 җыр килде.

Гран- при-бүләк- «Бәллүр Кәрим»

Шулай итеп, яшүсмерләр өчен зур сәхнәдә үзләрен күрсәтергә, хыялларын тормышка ашыру өчен беренче адымнар ясау мөмкинлеге тудырыла.

Театрны тикмәгә генә аерым бер сихри дөнья дип атамыйлар. Бу сихрилек, бәйрәм рухы, милли мәдәниятең белән якынаю үсмерләрне әхлак- тәрбия ягыннан үстерүдә үз өлешен кертми калмас дип ышанып калыйк.