Татарча Русский English

Тинчурин театры Татарстан шәһәр- районнарында!

2-6 декабрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең спектакльләре белән Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарында гастрольләрдә була!
2 декабрь- Балтач районы мәдәният йорты- «Күрәсем килгән иде…» спектакле;
3 декабрь- Балтач районы Югары Шубан авылы  мәдәният йорты-«Күрәсем килгән иде…» спектакле;

4 декабрь- Яр Чаллы шәһәре, Сара Садыйкова исемендәге концерт залы- «Бер күрешү- үзе бер гомер!» спектакле;

5 декабрь- Түбән Кама шәһәре, Халык иҗаты йорты, «Бер күрешү- үзе бер гомер!» спектакле;
6 декабрь- Минзәлә шәһәре, С.Өметбаев ис. театр бинасы «Бер күрешү- үзе бер гомер!» спектакле.
Сезне үзебезнең спектакльләребездә көтеп калабыз!