Татарча Русский English

Татарстанның халык артисты ЗИННУРОВ ТИМЕРГАЛИ ЗИННУР улына- 65 яшь!

 28 ноябрь көнне   кич 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты ТИМЕРГАЛИ ЗИННУР улы ЗИННУРОВКА 65 яшь тулу уңаеннан Ш.Фәрхетдинов  әсәре буенча куелган “Алтын көз” бенефис- спектакле була. Карт ролен юбиляр үзе башкарачак.

_DSC0552

Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров Татарстанның Лаеш районы Пәрәү авылында 1949 елның 18 ноябренедә дөньяга килә. Театрда хезмәт юлын 1982 елдан башлап җибәрә.

          Театрдагы 30 елдан артык  иҗат гомерендә  берсеннән – берсе истә кала торган образлар тудырган кеше ул.  Образларының һәрберсе тамашачыга якын.

Т.Зиннуровның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының халык  артисты” дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Төп рольләре- Карт- Алтын көз- Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин, Җәгфәр Моратшин-  «Айгөл иле»- М. Кәрим, Мирза- «Ак калфак»- М.Фәйзи, Мияссар- «Ефәк баулы былбыл кош»- А.Гыйләҗев, Франциск-«Гаугалы мәхәббәт»- В.Шекспир, Максуд- «Әниемнең ак күлмәге»- Ш.Хөсәенов, Иршат- «Без бит авыл малае»- Т.Миңнуллин, Әкбәр- «Кыр казлары артыннан»- И.Юзеев, Зур Сәет- «Гашыйклар тавы»- И.Юзеев, Заһит-«Сөяркә»- С.Шәкүров, Мәрди- «Гармунда уйный беләсеңме?»- Т.Миңнуллин, Яруллин- «Куркам мин бәхеттән»- Ә.Еники, Алмыш хан- «Итил суы ака торур»- Н.Фәттах,  Фәрид- «Исәнлеккә- саулыкка»- Р.Хәмид, Васил- «Тол хатыннар көймәсе»- И.Грекова, Зиннур- «Сынган беләзек»- Р.Сәгъди, Галим- «Сакла сөюне, таплама берүк!»- Х.Төхвәтуллов, Рөстәм- «Яз галәмәте»- Р.Сәгъди,  Урманчы бабай- Бала баласы балдан татлы- М.Гыйләҗев һ.б.

Юбилей кичәсендә артистны дуслары, якташлары  һәм хезмәттәшләре тәбрик итәчәк.

Сүз уңаеннан, 21,23 ноябрь көннәрендә юбиляр “Алтын көз” спектакле белән туган ягында- Лаеш районы Пәрәү һәм Сокуры авылларында булып кайтты.