Татарча Русский English

Театрның баш режиссеры РӘШИТ МУЛЛАГАЛИ улы ЗАҺИДУЛЛИН үзенең 50 яшьлеген билгеләп үтте

22 ноябрь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлелесе Рәшит Муллагали улы Заһидуллинның 50 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы кичә уздырылды.

Кунаклар һәм тамашачылар өчен юбиляр куелышында, В.Шекспирның “Гамлет. Күренешләр” спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакль тәмамланганнан соң, режиссерны дуслары, туганнары, хезмәттәшләре котлады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән юбилярны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Ратникова Римма Атласовна күпъеллык хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм, “Гамлет” гаҗәеп, хәзерге заман  театрының чын спектакле,- диде. Режиссер әлеге театрда эшләү дәверендә театрны икенче  бер баскычка күтәрде- дип ассызыклап үтте. Шулай ук Римма Атласовна Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән рәхмәт хаты да тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән котлау укыды һәм режиссерның һәрбер спектакле республиканың мәдәни тормышында аерым вакыйга икәнлеген, Рәшит Заһидуллин үзебезнең мәдәниятебезгә,  традицияләребезгә һәм тарихыбызга  тиешле хөрмәт һәм илтифат саклый,- диде.

Тантаналы кичәдә “Төрксой” Халыкара оешмасы генераль директоры Дюсен Касеинов та катнашты. Ул, үз чиратында режиссерны гаҗәеп спектакль белән котлады һәм һәрбер спектакле аншлаг белән үтсен дигән теләк җиткерде. “Сез төрки дөньяның бөек режиссеры. Мин күп тапкырлар Гамлетның төрле куелышларын күрдем, бары тик сезнең Гамлет миндә иң якты кичерешләр калдырды”,- дип фикерләре белән уртаклашты ул спектакльдән соң һәм “Төрксой” Халыкара оешмасы мактау медале белән юбиялрны бүләкләде.

Шулак ук, Казан Башкарма комитетының иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Наталья Гречанникова Казан мэры Илсур Метшиннан котлау укыды һәм бүләк тапшырды.