Татарча Русский English

«Мин бүген генә үзгәрә алмам инде…»

Бу исемне атаганда: «Таныш булыгыз!» – дигән сүзләр артык дип саныйм. Чөнки ул киң җәмәгатьчелеккә билгеле шәхес. Алай да, әңгәмәбез түбәсенә таҗ рәвешендә берничә җөмлә язып куярга кирәк.

Рәшит Муллагали улы Заһидуллин. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры. РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры.

Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә туып-үскән егетне Татар иленә иҗатка мәхәббәт тартып китерә. Рәшит әүвәл Казан театр училищесын, соңыннан Мәскәүнең М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый.

Гаиләсе ике пар канаттан гыйбарәт: хатыны Татарстанның халык артисты – Җәмилә Әсфәндиярова. Улы – Даниял, 9 сыйныф укучысы.

– Рәшит Галиевич, Сезнең белән гәп корыр алдыннан озак-озак уйландым әле. Кем янына килгәнемне чамалап, сорауларымны барладым. Сезнең кебек сәнгатькәрдән бүген йокыгыздан ни хәлләрдә уяндыгыз, нәрсә ашадыгыз дип сорашып утырып булмый. Тиздән юбилеегыз, шул уңайдан фикерләрегез белән уртаклашыгыз дисәм, монысы да тапталган сорау. Аннары, яшермик, Сез беркатлы гына кеше түгел, катлаулы зат, кем Сез, холкыгыз нинди? Без әле һаман да Сезнең серегезгә төшенеп җитә алмыйбыз…

– …(бүлдереп) Мине кырыс, ачулы, диләр.

– Аяз абый Гыйләҗев әйтмешли: «Синдә, парин, бөтен талантлы кешеләрдә була торган «кимчелекләр» бар», димәк. Сез чәчелмичә, вакланмыйча бербөтенлекне саклап, үз дөньягызда бикләнеп яшисез шикелле. Иҗатчыга хас сыйфат инде бу. Мөгаен, сәхнәгә җаны белән береккән режиссерлар күптер, әмма Рәшит Заһидуллин кебек үк аны хыянәтсез яратучы сирәктер. 21 ел театрда хезмәт итәсез, бу бит инде гомерегезнең яртысы диярлек! Халыкта «Чын ир-ат ул йорт сала, агач утырта һәм бер малай тәрбияләп үстерә» дигән мәгълүм әйтем бар. Әгәр без моны әзрәк үзгәртеп: «Сезнең өчен йорт – театр, агач – шәкертләрегез, улыгыз – нәсел дәвамы» дисәк, әлеге чагыштырулар белән килешер идегезме?

– Килешәм. Әйе, театр минем өчен гади генә бина димәс идем, ул – йортым һәм мин гомеремнең күп өлешен шунда уздырам. Бервакыт хатыным Җәмилә шаяртып: «Син мендәреңне кабинетыңа гына илтеп куй», – диде. Көне-төне театрда яткан чаклар булды. Иртән киләсең, төнге берләр җитә, һаман кайта алмыйсың. Бигрәк тә 1993 – 1997 елларда мин моннан чыкмыйча диярлек эшләдем. Театр тарихында беренче мәртәбә, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе каршында «Тинчурин студиясе» оештырылды. Вуз җитәкчелеге мине укытырга чакырды. Җаваплы чор, җаваплы курс… Мин исә тәҗрибәсез яшь режиссер. Холкым белән мин перфекционист, ягъни җентекләп, җиренә җиткереп эшләмәсәм – күңелем тынычланмый. Курсны уңышлы тәмамладык, бер төркем шәкертләр – яшь артистлар театр коллективына яңа сулыш өрде.

Ә улыма килгәндә, ике артисттан кем туа? Билгеле, иҗат белән мавыгучы бала туа. Ләкин Даниял театр дөньясына тартылмый. Ул сәнгать мәктәбенә йөрде, кечкенәдән үк рәсем ясау белән мавыкты, өйдә компьютер пәйда булгач, 4 яшьлек малай шул «тартма»га чумды. Ул 6 яшьтән бирле компьютер дизайны белән шөгыльләнә. Киләчәктә нинди һөнәр сайлар, белмим.

– 1993 ел Сезнең язмышыгызда кискен борылыш елы иде. Баш режиссер вазифасына җиңел генә күндегезме? Курку белән шик-шөбһә күпмедер дәрәҗәдә аяк чалмадымы? Ник дигәндә, Сез бит театр арбасына сикереп менеп, алдагы режиссер иптәшнең кул җылысы сеңгән идарә дилбегәсен алып калмадыгыз. «Тинчурин театры»на ныклап «күчмә» кушаматы ябышкан, аның артистлары чегән тормышы белән яши иде.

– Кайчандыр милли театрда эшләрмен дип уема да кертми идем. Ул вакытта «Тинчурин»ның директоры мәрхүм Роберт Әбелмәмбәтов мәдәният министры Марсель Таишевка: «Әгәр Заһидуллинны безгә баш режиссер итеп билгеләмәсәгез, мин китәм!» – дигән. Артистларның дүрт кенә ел бинага тиенеп, уртак түбә астына җыелган мәлләре… Табигый ки, гастрольләр аларны төркемнәргә таркатып бетергән. Минем миссия авыр иде: бер яктан репертуарны баетып, театрны сәнгать биеклегенә күтәрү, икенче яктан төркемнәрне берләштерү. Кемдер кырын да карагандыр. Янәсе, монда ниндидер япь-яшь малай безнең белән җитәкчелек итә! Юк, курыкмадым, чөнки үз-үземә дә, труппага да, миңа ышаныч белдергән министрлыкка да «булдырам» дип расларлык теләк көчле иде миндә.

– Һәм бу берләшүдә Сез иҗатны төп корал итеп кулландыгыз, ахырысы. Театр репертуарын күреп шаккаткан идек без: «Итил суы ака торур» романын сәхнәләштерәләр! Сез монда да каршылыкка очрагансыз, диләр. Әсәрнең авторы Нурихан Фәттах белән килешмәдегезмени?

– Нурихан ага өчен мин әллә кайдан – урыс театрыннан килгән яшь режиссер идем, ул миңа да, артистларга да ышанмады, болар романга тотынса – бетерә, дип уйлады. Безне инә өстендә биетте ул. Инде репетицияләр бара, костюмнар тегелгән, музыкасы язылган, ә автордан рөхсәт юк! Без аның өендә өч сәгать буе сөйләштек. Мин шартымны әйттем: «Прогонда утырыгыз, әгәр безнең спектакль ошамаса – премьераларга билет сатылса да, мин аны туктатам». Гаҗәпләнде Нурихан ага. «Шундый адымга барасыңмы», – ди. «Әйе» дидем. Карагач, эшебездән ул канәгать калды. Актерлар И.Мәхмүтова, Җ.Әсфәндиярова, З.Харисов, Х.Мәхмүтовларның уйнавы искиткеч иде инде, шуннан соң без әкренләп «күчмәлек»тән арынып, башкача яши башладык.

– 21 ел эчендә Сезнең тарафтан тамашачыга 80 нән артык «иҗат җимеше» тәкъдим ителгән. Шулар арасыннан кайсысы күңелегезгә аеруча якын дигәч, Сез «Итил» дидегез. Халык аны әле дә хәтерендә саклый. Кем-кем, ә Рәшит Заһидуллин «мөгез» чыгарырга бик һәвәс режиссер. Яхшы мәгънәсендә бу. Менә тоттыгыз да У.Шекспирның «Гамлет»ын театр фойесында, ә М.Горькийның «Тормыш төбе»н сәхнәдәге «кесә»дә уйнаттыгыз. Мондый алымнар үзен аклыймы соң?

– Мәскәү, Санкт-Петербург театрларында ул алымнар яңалык түгел.

– Ә татар тамашачысы өчен ятрак күренеш.

– Әйе, милләттәшләр өчен ул эксперимент диик. Безнекеләр тәрҗемә әсәрләренә дә мөкиббән китми. Мөгаен, алар моңа ияләшсен өчен вакыт кирәктер. «Фигаро»ны (П.Бомарше) карагач, бер әби: «Әйбәт, матур спектакль, әмма безнеке түгел», – дигән иде. Тамашачы: «Татар театры башка Рәсәй театрларыннан ким түгел, безнең режиссерларның, артистларның теләсә кайсы чит ил драматурглары әсәрләренә теше үтә», – дип горурлансын өчен шулай ук вакыт сорала.

– Ә нигә Сез, тамашачыга яраклашып, әлеге ике спектакльне үз урыннарына – сәхнәгә менгезмисез? Безнең халык тамаша сәхнә плюс залдан тора дип өйрәнгән.

– Юк, ул очракта спектакль икенче төрле төсмер алачак.

– «Тол хатыннар көймәсе» (И.Грекова) иң беренче эшләрегез исемлегендә иде. Сезнең танылуыгызда аның өлеше дә зур кебек. Аны яңадан «терелтергә» ниятләмисезме?

– Заманында артистлар анны яратып уйнады. Мәрхүм Роберт Әбелмәмбәтов аңа гашыйк идее инде… Кире «көймә»гә әйләнеп кайтмыйбыз, дип әйтергә мәҗбүр мин.

– Рәшит Галиевич, театр мохитыннан бихәбәр кеше режиссер һөнәренең бөтен нечкәлекләрен аңламыйдыр. Драматургның әсәре беренче баскыч кына, икенче, өченче һәм иң биек баскычлар исә режиссерның уе, акылы, сизгерлеге белән «корыла». Режиссер күпмедер микъдарда автордаш та. Тикмәгә генә Туфан абый Миңнуллин үзенең «Төш» спектакле турында: «Рәшит, син моны мин язганнан да әйбәтрәк куйгансың», – димәгәндер, шәт. Менә Сездә ике «мин» – җитәкче һәм гади иҗатчы. Шул икәү бер-берсенә комачауламыймы ул?

– Баш режиссер – вазифа, ә режиссер – һөнәр. Аерма зурмы? Зур. Театр хезмәткәрләре белән «баш»ның конфликтына шушы вазифа сәбәпче була. Ә һөнәр – җан рәхәте, хезмәттәшләр белән уртак тел табып иҗат итәсең, арада бернинди киеренкелек тоймыйсың. Әгәр мин шушы һөнәремне яратмасам, театрда озак тоткарланмас та идем.

– «Баш»тан баш тартырга дигән уй тумыймы соң? Әнә, берничә ел элек Сез Г.Камал театрында М.Горькийның «Мещаннар» әсәрен сәхнәләштердегез. Мөстәкыйльлек, ирек, җилкәне баскан театр мәшәкатьләреннән тулысынча азат булу! Алдыңда җаныңа җылы бөркегән иҗат, бары тик иҗат…

– Андый уй гел күңелдә инде, ләкин бүген театр алай ук җилкәдән басып тора димәс идем. 93 нче еллар артта калды, бүген труппа бердәм, артистларның берсе дә табышмак түгел инде: хәзер кем нәрсәгә сәләтле икәнен анык беләм.

– Труппа дигәннән, театрыгызда яшьләрнең күбәюе күзгә ташлана. Әллә урта һәм өлкән буын артистларының замана таләпләренә җавап бирерлек осталыгы кимиме?

– «Сәхнә ул – яшьләр, театр ул – яшь тамашачы» – мин кыска гына шулай аңлата алам. Заллар мәктәп укучылары, студентлар белән шыгрым тулсын иде дип телим. Ә артистлар мәсьәләсендә… Әйе, труппа яшәрә. Бу табигый хәл, яшьләр уйнасын, остарсын, танылсын. Сез өлкәннәр дисез, ә бездә аларга, бигрәк тә ир-атларыбызга, ни кызганыч, кытлык! Мәсәлән, Наил Шәйхетдиновлар буыныннан өчәү, Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәновлардан, 40 яшьлек Ринат Шәмсетдинов, Шамил Фәхретдиновлардан икешәр генә кеше калды.

– «Киң колачлы әйберләр эшләр идек, кесәбез сай», – дип, уфтанган режиссерлар бар. Тылсымчы карт таягын селки дә, «Тинчурин театры» каршында миллионнардан тау өя, ди.

– Миңа да «Итил» кебек тамашачыны тетрәндерерлек әсәр куясы иде дигән уй тынгылык бирми анысы. Акчага гына сылтамас идем. Кулдан нәрсә тота дисезме? Тагын кабатлыйм: ир-ат актерлар санаулы гына!

– Гафу итегез, Рәшит Галиевич, ә нигә бүтән театрлардан чакырмыйсыз?

– Кадрлар алмашу дигән нәрсә гамәлгә кертелсә, рәхәтләнеп чакырыр идем. Ул юк бит, юк!

– Әнә, «йөзек кашыбыз» Рамил Төхвәтуллинны «Качалов»лар «урлады». Сез нишләп аңа «кармак салмадыгыз» соң? Ул элек нәкъ менә Сезнең бинада беренче мәртәбә Тукай ролендә уйнап тамашачыны шаккатырган иде.

– Рамил белән без училищеда урыс төркемендә бергә укыдык. Ике татар егете идек. Ул талантлы артист. Безгә килмәс иде, чөнки үлчәмнәр башкарак.

– Ир-ат кытлыгын, бәлки, районнардагы халык театрлары ярдәме белән хәл итәргәдер, ә? Сез, алар турында сүз кузгаткач, гел мактап сөйлисез.

– Дөрес, халык театрларында искиткеч сәләтле егетләр бар. Чакырган тәкъдирдә без аларны ничек фатирлар белән тәэмин итәбез? Безнең үзебезнең яшь артистларыбыз торакка тилмерә, ипотека чиратына басарлар иде, хезмәт хаклары түбән. Ни өчен кайберәүләр актерлык хезмәтен ташлап, гарьләнсә дә эстрадага китә? Гаиләсен туйдырырлык акчага кызыга ул. Борынгылар: «Ипи телемеңә чамалап авызыңны ач», – диләр. Без дә, нәрсәдер эшләр алдыннан, мөмкинлекләребезне барларга мәҗбүр. Ләкин шунысын да искәртим, миңа иҗади кризис кагылмый. Режиссер портфелендә мәгънәле әйберләр шактый, шуңа да карамастан мин һаман эзләнәм. Яңа гына Фәнис Яруллинның «Бер танышу – бер гомер» әсәренә керештем. Кабат Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы»н куячакбыз. Аны яшь режиссер Резеда Гариповага тапшырдык.

– Сез үзегезне перфекционист дидегез, эзләнүләрегез дә шуның бер өлеше. Тарихыбызга табан борылсак, тамашачы аның бер кыйпылчыгын Тинчурин сәхнәсендә күреп тетрәнде. Сез татар халкының символы Сөембикә ханбикә (М.Маликова, «Соңгы риваять»), мәхәббәт үрнәге Йосыф һәм Зөләйхалар (Н.Хисамов, «Йосыф һәм Зөләйха») белән репертуарыгызны бизәдегез.

– Сөембикә, Сөембикә дибез. Кем соң ул? Мәскәү белән Казан ханлыгы арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкән чорда ханбикә кемнәрнеңдер кулында сәяси уенчыкка әйләнә. Ул акыллы хатын, һәм шул ук чакта бик бәхетсез хатын. Бу сугышта җиңүче яки җиңелүче юк, аның кайтавазы бүгенге көннәргә хәтле бара, ул милләтнең мәңге төзәлмәс җан ярасы. Спектакльдә, без билгеле, Сөембикә манарадан сикереп үлгән дигән шаблон-фанерадан котылырга тырыштык.

– Ике дистә ел инде Сез актерлар осталыгына укытасыз, быел тагын яңа төркем җыйгансыз. Сезнең хакта авыз тутырып остаз дияргә мөмкин. Бүгенге студентлар элеккеләреннән ни-нәрсә белән аерыла?

– 93 нче еллардагы шәкертләр белән чагыштырганда хәзергеләрнең белем дәрәҗәсе бик сай. Шуңа, актерлык осталыгы серләренә төшендерәсе урынга, мин мәктәптә укытылырга тиеш гомуми фәннәргә тукталып, вакыт сарыф итәм. Шунсыз мөмкин түгел, чөнки нәрсә турында булса да сөйләргә тотынсам – аңламыйлар.

– Укытучының да үз укытучысы бардыр, шәт. Санкт-Петербургтагы «Европа театры» режиссеры Лев Додин белән дуслыгыгыз көчле икән. Аны остазым дип санамыйсызмы?

– Юк, Лев Абрамович остазым димәс идем. Мин ел саен ул оештырган иҗат лабораторияләрендә катнашам. Анда без 10-12 режиссер киләбез, Додинның репетицияләрен карыйбыз, аннан соң фикер алышабыз. Аның шәкертләре Елизавета Боярская, Даниил Козловскийларның ничек студентлардан «йолдызлар»га әверелүен күзәтүе кызык иде.

– Кунактан күчтәнәчсез җибәрмиләр, Сез дә, мөгаен, Лев Додиннан нидер өйрәнеп алып кайтасыздыр.

– Бу һич мөмкин түгел! Рәшит бүтән, Лев бүтән, драматургия һәм артистлар бүтән. Аннан соң, татар тамашачысының дөньяны кабул итүе, менталитеты, зәвыгы үзгә. Образлы итеп әйтсәк, Додиннан нәрсәдер «чәлдерү» ул арбага кыйммәтле «Мерседес» тәгәрмәче тагу кебек көлке тоелыр иде. Шунда ук күзгә бәреләчәк. Мондый абруйлы шәхес белән аралашу миңа стимул бирә, кемнәргә тиңләшергә икәнлегенә ишарәли.

– Борын-борыннан татар әдәбияты, татар сәнгате милләтнең рухи чишмәсе кипмәсен корымасын өчен көрәште. Милли театрлар да шушы көрәшчеләр сафында бара.

– Ана телен терелтү, гомерен озынайту турында бәхәсләшәләр икән, аны нәкъ драма театры аша үстерергә кирәк. Сабантуйларга никадәр акча түгәләр, юкса бу тамашалар елына бер генә тапкыр уздырыла, ә театр даими татарча «сөйләшә».

– Рәшит Галиевич, әңгәмә башында «Сез катлаулырак зат» дип тамга суккан идем. Театрга тугрылык саклаган, аның өчен янган көйгән, үз һөнәренең остасына әйләнгән, шәкертләрен ихлас яраткан, талантларга сокланган кеше, әлбәттә, «катлаулылар» төркеменә керәдер. Хыялсыз, буш, кызыксыз адәмнәр генә үтәли күренә ул. Күпме генә урап үтәргә теләсәк тә, алда гомернең кыл уртасы… Ялгышмасам, Сез үзегезгә кагылганда бәйрәмнәрне өнәмисез бугай. Бәлки бу юлысы, искәрмә рәвешендә, түгәрәк санны берәр тантаналы кичә белән йомгакларсыз?

– Мин бүген генә үзгәрә алмам инде. 22 ноябрьдә У. Шекспирның «Гамлет» әсәрен әйбәт кенә уйнап чыксак, шул минем өчен туган көн бүләге булыр.

Нәбирә Гыйматдинова, «Сәхнә». 12.11.2014