Татарча Русский English

К. Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышланган Республика мәктәпләре арасындагы конкурста жюри эше

Бүген, бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел  тулуга багышланган һәм Россия Федерациясендә һәм  Татарстан Республикасында Мәдәният елы уңаеннан үткәрелә торган Республика мәктәпләре конкурсында, жюри әгъзалары кабул ителгән эшләр белән танышты.

2012 нче елда Татарстан Республикасының барлык район мәктәпләре катнашында беренче тапкыр Республика мәктәп конкурсы үткәрелде. Республика мәктәпләре арасында  Кәрим Тинчуринның  иҗатына  багышланган  Конкурсны үткәрү  татар театрлары һәм мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты  ясый.

Быелгы конкурс үз чиратында өч этапта уздырыла. Беренче этап мәктәпнең үзендә (1 сентябрь- 30 сентябрь 2014 ел), аннан район күләмендә( 1 октябрь- 30 октябрь 2014 ел), ә ахыргы өченче республика этабы  К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында уза. “Ул кабызган утлар балкышы…” дип исемләнгән гала концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2014 елның 2 декабренә  планлаштарылган. Башлану вакыты 17.00 сәгатьтә.

Конкурста Кәрим Тинчурин пьесаларыннан сәнгать  номерлары күрсәтү күздә тотылган:

1.Спектакльдән өзек;

2. Спектакльдән монолог;

3.Спектакльдән җыр;

4. Рәсем-эскиз.
Быелгы конкурста катнашу өчен 200 дән артык рәсем- эскиз, 30 спектакльдән өзек, 35 монолог, 25 җыр килде.

Шулай итеп, яшүсмерләр өчен зур сәхнәдә үзләрен күрсәтергә, хыялларын тормышка ашыру өчен беренче адымнар ясау мөмкинлеге тудырыла.

Театрны тикмәгә генә аерым бер сихри дөнья дип атамыйлар. Бу сихрилек, бәйрәм рухы, милли мәдәниятең белән якынаю үсмерләрне әхлак- тәрбия ягыннан үстерүдә үз өлешен кертми калмас дип ышанып калыйк.