Татарча Русский English

ГӨЛШАЯН

Жанры — комедия.

Спектакльнең төп каһарманы – авылның иң чибәре, шаян, шук кыз Гөлшаян өчен кемнәр генә авыз суларын корытмый: сәүдәгәре дә, старостасы да, хәзрәте дә һәм аның каладан ялга кайткан улы Фәйзелкәбир дә. Барысы да Гөлшаянны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Мондый бәйләнүләрдән һәм дә ире Әхмәтнең нигезсез көнләшүләреннән тәмам ялыккан хатын барысын да үз урынына утыртырга карар итә. “Хатын-кызның бер хәйләсе – кырык дөягә йөк булыр”, ди халык. Нәтиҗәдә, Гөлшаян ирен дә акылга утырта, артыннан тагылып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, алардан үч ала.

Драматургы- Мирсәй Әмир

Режиссеры — Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы — Роман МОРОВ

Композиторы һәм аранжировка авторы — Чыңгыз АБЫЗОВ

Хореографы — Ләйсән ХӘМЕТОВА

Рольләрне башкаралар:

Гөлшаян — Илсөяр Сафиуллина

Лилия Мәхмүтова

Әхмәт — Харис Хөснетдинов

Файзелкабир — Ренат Шәмсетдинов

Муллагали - Наил Шәйхетдинов

Төхбәй — Сәлим Мифтахов

Гыйлай — Нуретдин Нәҗмиев

Миләүшә - Гөлназ Нәүмәтова

Арслан — Рөстәм Гайзуллин

 Булат Зиннәтуллин

Спектакльнең премьерасы  2005 елның 10 декабрендә булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)