Татарча Русский English

6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәбез.

Татарстан Конституциясе – республикабызның Төп Законы. Ул республикабызда  яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.