Татарча Русский English

Театр белгече Дания Гыймранова якты дөньядан китте

Театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Дания Әхәт кызы Гыймранова 1937 елның 23 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1962 елда Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге Театр сәнгате дәүләт институтының (ГИТИС) театр белгечлеге факультетын тәмамлап Казанга кайткач, ике ел Татарстан радиосында режиссер булып эшли, аннары, фәнни максатларны күздә тотып, 1964 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә күчә. Анда әүвәл фольклор, аннары сәнгать бүлегендә лаборант вазифаларын башкара, бер үк вакытта читтән торып укып театр белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый һәм, диссертация яклап, сәнгать бүлегендә фәнни хезмәткәр, 1992 елдан өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 

Д.Гыймранова, татар театр сәнгатен өйрәнүче белгеч буларак, институт планындагы Мәскәү татар эшче театры, «Татар театрының елъязмасы», «Революциягә кадәрге татар театрында актерлык сәнгате», «Республикада колхоз-совхоз театрлары тарихы» кебек темаларга гыйльми хезмәтләр язуда катнаша, көндәлек матбугат битләрендә, аерым җыентыкларда, энциклопедик басмаларда дистәләгән фәнни хезмәтләрен, фәнни-популяр жанрдагы язмаларын бастыра. Д.Гыймранова – аерым басма рәвешендә дөнья күргән «Гөлсем Болгарская» (1981) һәм «Габдулла Шамуков» (1985) исемле монографияләр авторы. Ул шулай ук Татарстан радиосында һәм телевидениесендә яңгыраган һәм тамашага куелган күпсанлы тапшыруларның авторы, режиссеры һәм алып баручысы буларак та билгеле.

Дания Гыймранова, Кәрим Тинчурин театры белән дә  иҗади элемтәдә торып, театрның репертуары, иҗат эшчәнлеге турында матбугатта тирән эчтәлекле мәкаләләр язып чыкты.

Театр коллективы Дания Әхәтовнаның тугыннарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклаша.