Татарча Русский English

Театр Мәскәүгә бара!

2014 ел  – Мәдәният елы уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына  үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтә.

13 ноябрьдә Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” музыкаль комедиясе;

14 ноябрьдә Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” комедиясе тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.

 Спектакльләрдә театрыбызның өлкән буын артистлары  белән беррәттән  талантлы яшьләре дә катнаша.

Спектакльләр Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният йортында күрсәтеләчәк. (Мәскәү шәһәре, Лесная урамы, 18)

Белешмәләр өчен телефон:87 925 517-2396