Татарча Русский English

Мөһаҗирләр сыкравы

К.Тинчурин исемендәге театр чираттагы кыю адымын ясады — Россия, хәттә дөнья театр сәхнәләрендә дә куелмаган әсәр сәхнәләштерелде. Театрда немец прозаигы Эрих Мария Ремаркның әсәре куелды. “Без барыбыз да кешеләр” дип аталган спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы — Резидә Гарипова. Татарчага тәрҗемәсен драматург Шамил Фәрхетдинов, сәхнә бизәлешен рәссам Сергей Рябинин башкарган.

Иң беренче әсәрнең эчтәлеген бәян итеп узыйк. Европа, Беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы еллар. Бөтен кешенең күңелендә шатлык. Ниһаять, сугыш афәтеннән котылган халык, тыныч тормыш урнашуга сөенеп тантана итә. Илнең һәр почмагында яңгыраган җиңү авазлары астында Германиядә яңа режим урнаша. Хөкүмәтнең күңеленә хуш килмәгән халыклар дошманга әйләнә. Алар түбән сортлы кешеләр рәтенә кертелеп, эшләреннән куылалар һәм документлары тартып алынып, барлык хокукларыннан да мәхрүм ителә. Бер телем икмәк сатып алырлык та эшләү хокукы булмаган күпсанлы качаклар армиясе, полиция күзеннән качып, илдән- илгә сыеныр җир эзләп йөрергә мәҗбүр була…

Спектакльнең бизәлеше әллә ни күзгә чалынмый. Өстәл, урындыклар теге яки бу урынны төсмерләтердәй символлар. Иң башта сәхнәнең ике ягына куелган шлагбаум-турникет аша мигрантлар уза. Тамаша шулай башлана. Чикне узучылар гүя караңгылыктан килеп чыга. Әсәрдәге чик сакчылары, түрәләрне аларның бүгенге көне, социаль чыгышы, милләте кызыксындыра. Бу табигый да, чөнки сүз 1939 елгы Германия фашистик режимның кабарынган күркә сыман һавалана башлаган бер дәвере турында бара бит. Һәркемннән дошман эзләргә күнеккән режим мигрантларны энәсеннән-җебенә кадәр тикшерә.

Вакыйгаларның үзәгендә Йозеф Штайнер дигән кеше тора. Әлеге образны Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов зур осталык белән башкара. Башка актерларның кычкырып торган тәрҗемә фонында бу актерның сөйләме бик табигый һәм мөләем яңгырый. Аның җәмәгатен Марияне Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Зарипова уйный. Штайнер илләр белән илләр арасында йөри торгач, хәкимияттәгеләр күзенә шымчы дошман булып күренә башлый. Шуңа күрә ул әсәрдәге башка геройлар кебек үк чын исемен яшереп, кача-поса яшәргә мәҗбүр. Аның җан хәсрәте — авыру хәлдәге сөекле хатыны Мария белән күрешү. Ахыр чиге аны һәлакәткә китергән сәбәп тә шушы. Нибары өч көн гомере калган Марияне үлгәндә булса да тыныч күңел белән китсен инде, дип ул фашистлар кулына килеп эләгә.

Әйе, ул анда бармаска да мөмкин иде. Аның нинди адым ясавын һәм нәрсә көтәчәген әйтеп дуслары да кисәтә. Әмма янә бер кат әсәрнең исеме хәтергә килә – без барыбыз да кешеләр бит…

Штайнер чикне узганда, үзе кебек үк мөһаҗир Людвиг Керн белән таныша. Аны Казан театр училищесының эстрада бүлеге студенты Идел Кыямов башкарды (икенче төркем). Егерме яшендәге студент чемодан тотып илләр гизәргә мәҗбүр. Чөнки аның әнисе венгр булса да, әтисе ягыннан ул яһүд.

Чехиядә ул үзе кебек үк горбәтлектә интегүче әтисен очрата. Кайчандыр оста парфюмер булып танылган әтисенең рецептлары буенча Керн Людвиг хушбуй, ислемай, сабыннар сатып көн күрә. Людвиг-Иделнең атасы Зигмунд Керн — Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов белән очрашу күренеше күкрәгендә йөрәге типкән беркемне дә битараф калдырмастыр…

 

Яшь актер Идел Кыямовның уенына экспрессия хас. “…Гражданлык мәсьәләсенә килгәндә, мин бары тик бер шәүлә, мәет кенә! Шулай булгач, гражданлык хокуклары һәм башка шуның ише нәрсәләр мине кызыксындыра аламы соң? Мин рәхимсезлеккә, ялганга, изге нәфрәткә ышанам. Мин шулай ук иптәшлеккә, мәхәббәткә, үз ишләренә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булучылар барлыгына инандым…”, дип җан сыкравын җиткерә илдән-илгә куылып йөрергә дучар ителгән герой. Хөкем күренешендә студент егетнең режимга каршы әйтелгәнн тәнкыйтьчел фикере дә, үзен коткарырга теләгән полицейский кулыннан ычкыну вакытындагы беркатлылыгы да, сөйгән кызы Рут Голланд — Гүзәл Галиуллинага карата хисләренең самимилеге дә тамашачыны ышандырды кебек. Кайчандыр Германия җирендә яшәгән затлы Европа егетен уйнар өчен Иделнең фактурасы да килешле — сөйләме төгәл, хәрәкәтләре табигый. Рут-Гүзәл дә органик уены белән истә калды. Кирәк җирдә шуклана, кирәк җирдә җитди була белгән мөһаҗир кызны бик төгәл гәүдәләндерә алды ул. Актерлар баш игәндә шушы төп геройларның — Людвиг белән Рутның иң рәхмәтле алкышларга күмелүе дә моны дәлилли.

Театрда классик репертуарның бизәге булырдай мондый яшьләрнең пәйдә булуы сөенечле хәл, әлбәттә. Бары тик үзләрен камилләштерсеннәр дә, режиссерлар аларны онытмасыннар гына.

Актерларның хиссиятле уены әсәр тукымасына табигый ятып торучы музыка белән баетыла. Спектакльнең музыкаль бизәлешен Ксения Мөхәммәтҗановаэшләгән. Сайланган көйләр әсәр барышында геройларның хис линиясе белән табигый рәвештә үрелеп китә. Дөрес, әсәрнең эпизодлары кайчак бер-берсен тулыландырмый. Вакыйгалар корамалар рәвешендә бирелү сәбәпле, фабуланың үзәк линиясен аңлавы кыен, дигән фикер дә яңгырады.

 

Мәгәр, игътибарлы тамашачы тойгандыр, вакыйгалар олы яшендәге Людвиг Керн хикәявендә бара бит. Тулаем алганда, Тинчурин театры дөнья классикасын татар сәхнәсенә чыгаруы белән отты, диясе килә. Замана менеджментына тугры башка театрлардан аермалы буларак, касса дип пошынмыйча гына тамашачы зәвыгын тәрбияләүгә кыю адым ясый. “Без барыбыз да кешеләр” киң катлам тамашачы ябырылып карый торган сәхнә әсәре түгел. Биредә тамашачы да хезмәт куярга, фикер көче белән тарихи вакыйгаларны карарга мәҗбүр.

Спектакльдә театрның төп труппасы — кырыклап кеше тулысынча катнаша. Алар мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләрен дә тасвирлап өлгерә. Егет белән кызны кавыштырган чех хатынының бәбиләү эпизодын гына алыйк. Никадәрле фәлсәфә китереп чыгара шушы вакыйга! Җыеп әйткәндә, Режиссер Резидә Гарипова өч сәгатькә якын барган тамашада җәмгыятькә хас төп мөнәсәбәтләрне тасвирландырырга тырышкан. Шулар арасындагы үзәк фикер һәм апофеоз, әлбәттә — без барыбыз да кешеләр икәнлекне төшендерү. Әйләнә-тирәгә күз салыгыз, бүген дә илен ташлап безнең арабызда горбәтлектә интегүчеләр бар. Яшь булса да классиканы тирән тоемлауга ирешкән режиссер Резидә Гарипова безгә шушы фикерне җиткерергә теләгәндер.

 

Әлеге спектакльне К.Тинчурин театрында 19 ноябрь көнне карарга мөмкин булачак.

Мөршидә Кыямова/Intertat/ 23.10.2014

Гөлҗиһан ГӘЛЛӘМОВА, Солтан ИСХАКОВ фотолары