Татарча Русский English

Милли драматургиянең киләчәге өметле

Казанда К.Тинчурин исемендәге VII халыкара милли драматургия фестивале булып узды.

Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырды. Быел анда үзебезнең К.Тинчурин исемендәге театр белән бергә Казахстан, Хакасия, Башкортстан, Калмыкия, Чувашия театр коллективлары да катнашты. Әйтергә кирәк, бу фестиваль 1991 елда үткәрелә башлый. Әмма 1998 елда «Нәүрүз» төрки халыкларының театр фестивале үткәрелә башлагач, ул туктатылып тора. Моннан ике ел элек К.Тинчурин исемендәге театр җитәкчелеге фестивальне кабат торгызды. Бу чара бөек драматургның исемен мәңгеләштерү өчен оештырыла. Эшкә нәкъ менә Татар дәүләт драма һәм комедия театрының алынуы бик табигый, чөнки 1933 елда К.Тинчурин бер төркем иҗатчылар белән бу театрга нигез сала. Биредә бүгенге көндә дә һәр иҗат фасылы диярлек К.Тинчуринның берәр пьесасы сәхнәләштерелә, чөнки аның иҗаты бүгенге көнгә аваздаш. Ә 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына драматург К.Тинчурин исеме бирелә. Татар халкының атаклы бу драматургы язмышы, кызганыч ки, фаҗигале тәмамлана – аны 1938 елда атып үтерәләр. Әлегә кадәр аның кабере дә билгеле түгел иде. Шуңа күрә Иске татар зиратында хатыны Заһидә ханымның каберенә барганда берөчтан драматург К.Тинчуринга да догалар багышлый  торган идек. Әмма быел апрельдә ФСБдан килгән хаттан драматург К.Тинчуринның Архангель зиратында репрессия елларында атып үтерелгән 227 кеше белән бергә бер кабердә җирләнүе билгеле булган. Театр коллективы быел беренче тапкыр драматургның үз каберенә чәчәкләр салды, аның рухына догалар багышлады.

Яшьләр драматургиягә аз килә

Фестивальдә сораштырулар вакытында күпчелек төрки театрларның әйбәт драма әсәрләренә кытлык кичерүе билгеле булды. Б.Басангов исемендәге Калмык милли драма театрының сәнгать җитәкчесе Борис Манджиевнең әйтүенә караганда моның сәбәпләре берничә.

– Элек төбәкләрнең Мәдәният министрлыкларында, Мәскәүдә дә композитор, рәссам, язучы, шул исәптән драматурглардан әсәрләр сатып алуга бюджета акча каралган иде, – дип башлады ул сүзен. – Хәзер исә бу гадәт бетте. Бер драматургның да бушка язып утырасы килми, билгеле. Икенчедән, бүгенге көндә, гомумән алганда, адәм баласының әдәбияттән бизүе күзәтелә. Әдәбияткә, бигрәк тә драматургиягә яшьләр бик аз килә. Интернет, югары цивилизация заманында адәм баласының күңел сизгерлеге кимеде, шуңа күрә боевик, триллерларның саны отыры артты, ә Чехов, Островский, Тинчурин кебек тирән фикер йөрткән язучы, драматургларыбыз юк. Шулай да без төшенкелеккә бирелмибез, тамырларыбызга, халык авыз иҗатына әйләнеп кайтабыз. Элек язылган әсәрләр арасында хәзерге заманга аваздаш булганнарын эзлибез. Бер караганда, яңа, кызыклы пьесалар юклыктан баш мие үзеннән-үзе хәрәкәтләнергә мәҗбүр була. Калмык театры алып килгән «О, Чууча, Чууча!» спектакле калмык драматургиясенә нигез салган, Ватан сугышы елларында депортация вакытында нибары 33 яшендә вафат булса да, 14 пьеса иҗат итеп өлгергән Баатр Басангов әсәре буенча куелган. 1930 елларда иҗат ителгән бу әсәрдә хакимияткә, аерым алган-да калмыклардан берәүнең Россия хакимнәре алдында тәлинкә тотуы нәтиҗәсендә югары урын биләве һәм үз халкын изүе турында бәян ителә. Режиссер әсәрне бүгенге көнгә якынайтып сәхнәләштергән. Дөрестән дә, читләр алдында куштан, үз халкына карата аяусыз, татарча әйткәндә, түрә булгач чабатасын түргә элгән Чуучалар һәр халыкта бар, ә бүген аларның саны артканнан арта бара.

Төркигә тылмач кирәкми

Фестивальдә А.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры В.Шулбаеваның борынгы дастаннарга нигезләнеп язылган «Хан Мәргән» спектаклен тәкъдим итте. Мәргән – борынгы Хакас дәүләте хакиме. Ул күрше уйгырлар белән сәүдә юллары өчен сугышлар алып бара. Дала кануннары буенча Хан улары сугышка алгы сафларда барырга тиеш. Әмма ханның улы Крис, бер канкоеш вакытында, кинәт сөйгән хатынын күзалдына китереп һәм аның белән бүтән күрешә алмаудан куркып, сугыш кырыннан кире борыла, шулай да үзе белән уйгыр ханын әсир итеп алып кайта. Аның уйгыр башлыгын кулга төшерүе мактаулы хәл, әлбәттә. Ә менә дала кануннары буенча сугыш кырыннан качучыларны, хәтта хан балаларын үлем хөкеме көтә. Мәргән хан бик озак газапланганнан соң улының башын кистерә. Үзе дә ул уйгырлар белән сугышта һәлак була. Крисның хатыны карынындагы бала Мәргән хан нәселенә карата өмет хисе уята. Борынгыдан килгән гадәт буенча дастаннар музыка ярдәмендә бәян ителә. Хакасларның спектакле вакытында да сәхнәдә кечкенә генә оркестр күрдек. Музыкантлар чатхан, хомыс, ыых, хобырах дип исемләнгән хикмәтле музыка уен коралларында уйнады, тамак төбе белән җырлады. Билгеле булганча, хакас мәдәниятендә шаманнар зур урын били. Сәхнәдә шаманнарның ритуаллары да бик кызыклы, мавыктыргыч күрсәтелде. Спектакльне русчага тәрҗемә итмәгәннәр, шуның нәтиҗәсендә хакас теленең безнекенә якынлыгы ачык шәйләнде. Фестиваль булгач анда фикер алышулар, осталык уртаклашулар да каралган бит инде. Һәм артист халкына мондый зур мөмкинлекләр ачканы өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына да, К.Тинчурин исемендәге театр җитәкчелегенә дә зур рәхмәт, әлбәттә. «Хан Мәргән» спектаклен дә уртага салып сөйләштеләр. Сөйләшүгә исә зур-зур белгечләр чакырылган. Шуларның берсе, рус теленә тәрҗемә булмау сәбәпле, спектаклегезне аңлап җиткермәдем, шуңа күрә артистлар уенын бәяләве дә кыен, дип әйтеп салмасынмы. Баксаң, кайберәүләр һаман да әле төрки халыкларны олы агай теле аша аралаштырмакчы була икән бит! Шунысы аяныч, бу сүзләрне Русия театр әһелләре каршында милли театрлар кабинетын җитәкләүче кеше әйтә. Бу урында төрки телләрне азмы-күпме белгән, төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен хөрмәт иткән, яраткан кеше эшләргә тиеш түгелме соң?! «Тарихыгыз бик матур, бай, әмма сезнең бүгенге көннең үзәк мәсьәләләренә багышланган спектакльләр күрәсе килә», – дип дәвам итте театр тәнкыйтьчесе. А.Топанов исемендәге хакас театрының директоры Владимир Чустиевнең әйтүенә караганда, хакас тамашачысы борынгы дастаннарга нигезләнеп куелган спектакльләрне яратып карый. Шуңа күрә төрки театрлар җыенына алар үз милләтләренә хас, яраткан спектакльләрен алып килгән дә инде. Бүгенге көнгә килгәндә, Хакасиядә күпчелек халыкны урыслар, украиннар тәшкил итә. Татарлар сан буенча өченче урында, ди. Ә менә хакаслар гомуми халык саныннан нибары 12 процентын гына тәшкил итә. Шуңа да карамастан башкалалары Абакан шәһәрендә ике хакас театры эшләп килә. Владимир Чустиевнең әйтүенә караганда, аларда 2004 елдан бирле хакас милли драматургия бәйгесе үткәрелеп килә. Җиңүчегә 100 мең күләмендә акчалата бүләк тәгаенләнгән. Гомумән, театрларга игътибар бик зур икән. Яңа гына укуын тәмамлап эшкә килгән артистның хезмәт хакы, мәсәлән, 17 мең сум ди. Әле бер спектакльдә дә катнашып өлгермәгәннәр турында сүз бара. Ә артистларның уртача хезмәт хаклары – 22-23 мең, хәтта 30 мең сумга җитә икән. Халык артистларына 7 мең, атказанган артистларга 6 мең өстәп түләү каралган. Аларда ике елга бер тапкыр театр фестивале үткәрелә. Хакас халкының сәнгатьтә, мәдәнияттә борынгы дастаннарга мөрәҗәгать итүләре дә яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләү, тарихларының онытылуын булдырмау өчен эшләнә. Иң аянычы шул, кайберәүләр төрки кавемнәргә әле һаман да артта калган, надан, мәдәниятсез әтрәк-әләмгә кебек карый шикелле. Мәскәүдә милли мәдәниятләр белән шөгыльләнгән кешеләрдә дә төрки кавемнәрнең сәнгате, мәдәниятен тирәннән аңларга, белергә, өйрәнергә омтылышлары булмау шуны күрсәтәдер.

Шомбай Фигародан ким түгел

А. Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Дамир Галимовның драматургия мәсьәләсенә үз карашы бар. «Театр рус, чит ил классиклары әсәрләреннән башка үсә алмый, әлбәттә. Шулай да күбрәк милли драматургиягә йөз тотарга кирәк, чөнки һәр халыкка үзенеке кадерле. Рус театрлары татар яки башкорт драматургларының әсәрләрен сәхнәләштереп утырмый бит,» – диде ул бу җәһәттән. Башкорт кардәшләребез Ф.Бүләков әсәре буенча куелган «Карт кияүләр яки Шомбай кода» спектаклен алып килгән. Анда Шомбайның бергә булырга язмаган ике яшь йөрәк – ярлы егет белән бай кызын кавыштыруы турында бәян ителә. Шомбай – зирәклектә, хәйләкәрлектә Труффальдино, Фигародан бер дә ким түгел. Шулай булгач, нигә без үзебезнекен күрмичә, һаман чит ил драматурглары геройларына кызыгабыз? Нигә Шомбай татар театры сәхнәсендә хуҗа булып йөрми?

«Өч аршын җир» үзе генә дә ни тора!

Гомумән, татар әдәбияте дөнья әдәбиятләреннән бер дә калышмый. Татар проза әсәрләре дә шуны искәртә. Ә режиссерларның яңа, кызыклы пьесалар булмау сәбәпле прозаикларыбызның иҗатына мөрәҗәгать итүләре гадәткә әйләнде һәм күп кенә матур спектакльләрнең тууына сәбәп булды. Чаллы Татар дәүләт драма театрының язучы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча режиссер Фаил Ибраһимов куйган «Өч аршын җир» спектакле шуларның берсе. Белүебезчә, Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятен дөнья әдәбиятләре югарылыгына күтәрергә хыялланган һәм күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинованың әйтүенә караганда, «Өч аршын җир»не дә ул архетипларга таянып, Тостой, Чехов белән әңгәмәгә кереп язган. Һәр кешенең үзенең Ватаны булырга тиеш, әмма аның аңа лаек булуы ләзем, үз җирен каһәрләргә берәүнең дә хакы юк, дип үзенең фикерен әйткән. Әмма без, һәрвакыттагыча, үзебезнекен күрмибез. «Өч аршын җир» әсәрен дә, совет хакимиятенә каршы язылган әсәр, дип озак вакыт үзебездә бастырырга рөхсәт итмәделәр. Беренче тапкыр ул Мәскәүдә «Дружба народов» журналында дөнья күрде. 1977 елда режиссер Марсель Сәлимҗанов бу әсәрне сәхнәләштерергә алына, әмма премьераны тыялар. Беренче тапкыр аны режиссер Фаил Ибраһимов Актаныш үзешчәннәре белән куя. Аннары повесть Минзәлә театрында сәхнәләштерелә. Чаллы театрында режиссер Ф.Ибраһимов бу әсәргә өченче тапкыр әйләнеп кайта. Галимә Миләүшә Хәбетдинова спектакльдән соң режиссер Ф.Ибраһимов һәм артистларга авторның бөтен символларын, әсәренең рухын, сүзенең тәмен саклаганнары өчен рәхмәтен белдерде. Чыннан да, спектакльдә бер генә нәрсә дә юктан бар булмый һәм эзсез югалмый. Сәхнә уртасында корылган һәм спектакль дәвамында әле ябылып, әле ачылып торган капка, мәсәлән, шундый хикмәтле символларның берсе. Татарда капка хуҗаның йөзен күрсәтә. Революциягә кадәр татар халкында бер-берсенә охшаган бер генә капка да булмаган. Ир-ат үзенә хатын алгач, капканы яңа төрле итеп буяп тамга куя торган булган. Патша заманында татарларны кысуның бер ысулы буларак капкаларны буяуны тыйган махсус карар да чыгарылган булган. Спектакльдәге арба – язмыш, югалтулар, табышлар тулы тормыш символы. Режиссер язучы Аяз Гыйләҗевнең яраткан җыры «Олы юлның тузаны»н да спектакльгә керткән. «Кара урман» җыры да биредә очраклы яңгырамый. Миләүшә Хәбетдинова сүзләре белән әйткәндә, «Кара урман» җыры ул татар ир-атының җитлегүе турында җыр. Кыскасы, спектакль әнә шундый символлар белән шыплап тулган, артистлар аларны мәгънәле, тирән итеп ачып бирә белде.

Киләчәккә өмет бар

Фестивальдә үзебезнең К.Тинчурин исемендәге театр артистлары К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Назлы кияү», Караганда шәһәреннән килгән С.Сәйфуллин исемендәге Казах драма театры М.Ауезовның әсәре буенча сәхнәләштерелгән, яшьләргә үгет-нәсыйхәт биргән «Каракүз», С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры Җиңүнең 69 еллыгына багышланган Р.Кинҗәбаев әсәре буенча куелган «Тилмереп дога көткәннәр», К.Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры А.Портта әсәренә нигезләнеп куелган «Акча күзне томалый» спектакльләрен күрсәтте. Күренә ки, 1930 елларда барлыкка килгән бу театрларның һөнәрмәндлек дәрәҗәсе бик югары, артистлары бик музыкаль. Бүгенге көндә театрларның авырткан җирләренең берсе – ул драматургия. Әмма театрлар анны яшерми, киресенчә, кыен хәлдән чыгу юлларын бергәләп эзли. Бу фестиваль дә шуны искәртә. Фестиваль дәвамында булып торган эшлекле сөйләшүләр вакытында, мәсәлән элек оештырылган драматургия буенча семинарларны кайтару кирәклеге әйтелде, Драматурглар һәм театрлар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту мөһимлеге искәртелде.

Миләүшә Галиуллина /Сәхнә/17.10.2014