90 СЕЗОН

Яңалыклар

К.ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ХАЛЫКАРА ӨЛКӘННӘР КӨНЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕЛӘР

Бүген, 30 нчы сентябрьдә,  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Театр артистларына һәм күп еллар дәвамында театрыбызда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан театр хезмәткәрләренә багышланган әлеге чара үзгә җылы атмосферада үтте. Бай табын, җырлы тамаша, җылы сөйләшүләр безнең кунакларыбызның күңелләренә хуш килде.