90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Могҗиза” могҗиза тудырды!

22 нче декабрь, Татар профессиональ театрына нигез салынган көндә, “Могҗиза” театр студиясенең беренче иҗат җимеше – “Булмас димә – була шул!” тамашасы күрсәтелде. Сценария авторы һәм сәхнәгә куючы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Биюләрне куючы – Салават Хәбибуллин. Студия җитәкчесе – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан, сәламәтлеге чикләнгән балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырылган “Могҗиза” театр студиясе уңышлы эшләп килә. Әлеге изге эш театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов тәкъдиме, Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла.