Татарча Русский English

30 август- Татарстан Республикасы һәм шәһәр көне!

Чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне һәм татар иле башкаласы- Казан шәһәре көне  белән тәбрик итәбез.

Туган җиргә мәхәббәт, хезмәт ярату, традицияләргә тугрылык – бу сыйфатлар һәрвакыт республиканың күп милләтле халкына хас булды. Алдагы елларда да бергә тату яшәргә насыйп булсын!
Татарстанлыларга һәм башкалабыз кунакларына чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телибез! Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Татарстаныбыз хакына тырышлык белән, җаваплылык тоеп яшик.

Иң изге теләкләр белән, Тинчурин театры коллективы