90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры 86 нчы туган көнен каршылады

6 нчы ноябрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 86 нчы туган көнен каршылады. Тамашачыларга күңелле бәйрәм тамашасы һәм күргәзмә залында “Юллар сине сынады, Сынады сине еллар…” мәдәни-тарихи экскурс тәкъдим ителде. Бәйрәм кичәсендә театрның якын дуслары, тугры тамашачылары, шул исәптән күренекле язучыбыз Рабит Батулла да катнашты. Бу кичтә театр артистлары тамашачылар белән бергә булды, кунакларны исә фойеда урнаштырылган Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев сыннары каршы алды.
Соңыннан тамашачыларга Кәрим Тинчуринның үлмәс “Сүнгән йолдызлар” спектакле күрсәтелде. Тәнәфес вакытында исә тамашачылар белән театр тарихына багышланган уен-викторина үткәрелде.