Татарча Русский English

ТӨШ

Жанры — мелодрама.

Бер-берсен өзелеп сөйгән ике йөрәк – Елена белән Камил кавышалар. Инде дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Чөнки алда күпме бергә каршылыйсы алсу таңнар, киләчәккә якты өметләр, татлы хыяллар… Ләкин гаилә кояшын бик тиз кара болытлар каплый. Бәхет иленә алып барырга тиешле сукмак, нигәдер аларны упкын читенә китерә. Кем гаепле? Сәбәп нидә? Төрле менталитет вәкилләре булудамы? Әллә дөньяга караш, эчке халәтләрнең үзара тәңгәл килмәвендәме?..

Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.

Драматургы — Туфан Миңнуллин

Режиссеры - Рәшид ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы — Роман МОРОВ

Композиторы һәм аранжировка авторы — Чыңгыз АБЫЗОВ

Хореографы — Ләйсән ХӘМЕТОВА

Хормейстеры — Резедә ШАКИРОВА

Рольләрне башкаралар:

Елена — Гөлназ Нәүмәтова

Камил — Ирек Хафизов

Анна Егоровна — Ләлә Миңнуллина

Фәүзия — Зөләйха Хәкимҗанова

Хор — Резедә Сәләхова, Лилия Камалиева

Артем Пискунов

Булат Зиннәтулин

Гүзәл Галиуллина

Зөлфәт Закиров

Спектакльнең премьерасы 2012 елның 23 мартында булды.

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.

Спектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (12+)

DSC_7528 DSC_7524 DSC_7543 DSC_7566 DSC_7341 DSC_7477 DSC_7462 DSC_7607

 

МАТБУГАТТА СПЕКТАКЛЬТУРЫНДА:

1. Уянып китсәм,  күңелем буш. Шәһри Казан

2. Артык яхшы ирләр тормыш итәргә яраксыз?! Мөршидә КЫЯМОВА, «Интертат»