Татарча Русский English

Без барыбыз да кешеләр

Беркайчан да искерми торган темалар була. Бу да шулар­ның берсе. Көннәрнең бе­рен­дә син үз илеңнең үги баласына әйлә­нәсең. Читтә дә кочак җәеп каршы алмыйлар. Пас­портың юк, акчаң юк, эшең юк. Юк, юк, юк… Бу юклыкның очы-кырые кү­ренми кебек. Шул шартларда да яшәргә кирәк. Алай гына да түгел, кешелеклелек сыйфатларын сак­лап калырга, хыянәт, вәхши­леккә бирешмәскә, мәрхәмәт, ярату хисләрен җуймаска кирәк.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры куйган “Без барыбыз да кешеләр” спектакле әнә шул хакта иде. Эрих Ремаркның “Возлюби ближнего своего” романыннан инсценировканы режиссер Резедә Гарипова үзе язган. Тулы бер романның эчтәлеген ул 2 сәгать 50 минутка сыйдыра алган. Дөресен генә әйткәндә, спек­такльнең озакка сузыласы алдан бераз гына куркытты да. Чөнки тәрҗемә әсәрләреннән куелган спектакльләр гадәттә кытыршы телле һәм безнең мохиткә ят була. Ә монда вакыт узганы сизелми дә. Беренчедән, Шамил Фәр­хетдинов әсәрне, шагыйрь әйт­мешли, “чын безнеңчә” тәрҗемә иткән. Хәтта ки  блоггер Эльмира Абдульманова бер яһүднең язмышы татарча үтемлерәк, Ремарк татарча немецчага караганда да яхшырак булды, дигән рецензия язды. Икенчедән, режиссер романның асылын ача алган. Тинчурин театры артистлары исә сәхнәдә уйнамадылар, яшәделәр. Кирәгеннән артык сен­тиментальлек дип борын җы­ергансыздыр. Шуңа күрә каләмгә тотынганчы берничә көн үтүен көттем. Әмма хисләр сүрелмәде. Чөнки Тинчурин театры беркайчан да искерми торган спектакль тудырды.

Вакыйгалар Европада куера. Беренче Бөтендөнья сугышыннан соңгы еллар. Германиядә хө­күмәтнең күңеленә хуш килмәгән халыклар дошманга әйләнә. Алар түбән сортлы кешеләр рә­тенә кертелеп, эшләреннән куылалар һәм бөтен документлары тартып алынып, бер телем икмәк сатып алу хокукы да булмаган мәхлукларга әйләнәләр. Төп ка­һарман яһүд Людвиг Керн (Зөл­фәт Закиров) да шундыйларның берсе. Ул полиция күзеннән качып, илдән-илгә сыеныр җир эзләп йөрергә мәҗбүр. Качаклар армиясендә яһүдләр генә түгел, башка милләт вәкилләре, шулай ук хакимияткә комачаулый торган немецлар да байтак. Алар арасында профессорлар, докторлар, эшчеләр, студентлар бар. Качаклар төрмә белән ирек арасында көн үткәрә. Тотыл­масаң – яхшы, тотылсаң – барыбер кайчан да булса чыгасы. Шушы тормышта үзәк өзгеч вакыйгалар куера. Йозеф Штайнер (ТРның халык артисты Зөфәр Харисов) сөйләгәннәрдән: “Төр­мәдә такы-токы. Күбебез авырулардан, җә­рәхәтләрдән кырыла. Минем дә иптәшем авырып китте. Бер көнне борчак ашы ки­терделәр.

Ул шундый тәмле тоелды. Без корсакны кайгыртып, ризыкка ябырылдык. Иптәшем авыртуга ачыргаланып кычкыра. Ә без ишетмибез дә. Тамак туйганда ул җан тәслим кылган иде инде”. Людвиг Керн күр­гән­нәрдән: “Эмигрантлар ку­нак­ханәсе. Бер ханым туачак ба­ласының чех булуын теләп газаплы юл үткән. Бала вакытыннан алда туа, анасы җан тәслим кыла. Марилл (РФнең һәм ТРның халык артисты Наил Шәй­хет­динов) аңлата: “Бала туу – иң бөек серле йола. Ә ни өчен серле йола?  Чөнки туу артыннан үлем килә… Туу белән үлем арасы шулкадәр якын”.

Людвигка үлем, хыянәт, түбәнсетү белән алга таба да очрашасы бар әле. Болар барысы да кешене сындыру, дөньяда битарафлык, җәбер, золым гына барлыгына ышану өчен бирелгән кебек. Ә ул шул мәхшәрдә дә гашыйк була һәм өметсезлеккә бирелми. Барыбер дөнья үзгәрер, тынычланыр кебек тоела аңа. Тик менә өлкән буын моңа бик ышанып җитми. Алар өчен бәхет бу дөньяда түгел кебек тоела. Ә юк икән, аларда да өмет яши! Шулай булмаса, яшьләргә паспорт юнәтеп, аларны коткару хәс­тәрен күрерләр идемени? Резеда Гари­пованың төп геройлары Керн һәм Рут (Гүзәл Галиуллина) Ләй­лә – Мәҗнүн мәхәббәтен кабатлый. Алар караңгы дөньяда бер нур кебек балкый. Чыннан да, караңгы декорация, төмсә күре­нешләр һәм өрфиядәй очып кына йөрүче Рут. Ләкин төп геройлар алар гына да түгел, Зөфәр Харисов, Наил Шәйхетдинов, Ил­гизәр Хәсәнов, Нуретдин Нәҗ­миев ка­һарманнары да. Чөнки алар иң түбәнсеткеч шартларда да өме­тен өзми, кешелек­ле булып кала белә, дуслыкка хыянәт итми. Ха­тынының соңгы көн­нәрендә янә­шәсендә булу өчен Германиягә – чын мәгъ­нәсендә тәмугка әйлә­неп кайткан Штайнер, дусларын сатмас өчен, тәрә­зәдән сикерә. Анда паспорт та, виза да ки­рәкми…

Ремаркның һәр фразасы – фәлсәфә. Аны дөрес итеп тапшыра белү – талант. Талант ша­һит­лары булу – бәхет. Тинчурин тамашачысы бәхетле булгандыр дип беләм. Шунысы да бар бит, ике сугыш арасындагы вакыйгаларга бүген дә нокта куелмаган. Безнең заманда мөһаҗирләр азмыни? Аларны “понаехали тут”, сезнең урыныгыз Монголиядә дип сүгүчеләр бет­кәнмени? Кә­газь боткасы, сынган язмышлар, димәк, яңа Керн, Рутлар әле дә бар, әле дә яши. Кеше булып калырга кирәк. Нинди шартларга, нинди заманга туры килсәң дә, бер-береңне яратырга, хөр­мәт итәргә… Күптән мондый спектакль караган юк иде.

Гөлинә Гыймадова, “Ватаным Татарстан”,   /№ 77, 30.05.2014/