Татарча Русский English
25.04.2020 17:00 дә

Гайфи бабай, өйлән давай!

Жанры- комедия.

Алтын куллы, киң күңелле, җор телле, шаян-тапкыр Гайфи бабай инде үз өендә үзе артыкка әйләнә. Кызы аңа “бай кәләш” – фатирлы әби эзли. Ләкин үзсүзле, кире Гайфи бабай отышлы тәкъдимнәрдән баш тарта. Чөнки сөекле Сабирасына, гомер иткән хатынына охшаган сөйкемле Зәкия аның күңелен яулады инде. Нишләтәсең, мәхәббәтнең үз юлы, үз язмышы…

Искиткеч җылы, хәтта сентименталь, бу спектакль шаяру-көлке белән, талантлы артистлар башкарган моңлы җырлары белән тамашачының күңелен әсир итә.

Драматургы — Гөлшат Зәйнашева

Режиссеры һәм костюмнар буенча рәссамы — Рәшид Заһидуллин

Рәссамы — Роман Моров

Композиторы — Мәсгут Имашев

Аранжировка авторы — Чыңгыз Абызов

РОЛЬЛӘРНЕ БАШКАРАЛАР:

Гайфи — Наил Шәйхетдинов

Зәкия — МИҢНУЛЛИНА ЛӘЛӘ

Саттар — ХӘСӘНОВ ИЛГИЗӘР, Әнәс Галиуллин

Наилә — ХӘКИМҖАНОВА ЗӨЛӘЙХА

Суфия — Роза Хәбибрахманова, Исламия Мәхмүтова

Мәрьям — ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ

Маһинур — СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ

Рөстәм — ПИСКУНОВ АРТЕМ

Спектакльнең премьерасы  1996 нчы елның 30 нчы мартында булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

DSC_0005-kopiya-1613x1080 DSC_0006-kopiya-1613x1080 DSC_0012-739x1080 DSC_0017-kopiya-1556x1080 DSC_0025-1613x1080 DSC_0026-1492x1080 DSC_0028-kopiya-1505x1080 DSC_0066-kopiya-1613x1080 DSC_0073-kopiya-1695x1080 DSC_0077-1-1588x1080 DSC_00101-1613x1080 DSC_0110-1613x1080 DSC_0117 DSC_0117-1613x1080 DSC_2364 DSC_7285 DSC_0017-kopiya-1556x1080 DSC_0025-1613x1080 DSC_0026-1492x1080 DSC_0028-kopiya-1505x1080 DSC_0066-kopiya-1613x1080 DSC_0073-kopiya-1695x1080 DSC_0077-1-1588x1080 DSC_00101-1613x1080 DSC_0110-1613x1080 DSC_0117 DSC_0117-1613x1080 DSC_2364 DSC_7285 DSC_0005-kopiya-1613x1080 DSC_0006-kopiya-1613x1080 DSC_0012-739x1080