Татарча Русский English
21.04.2020 18:30 да

Ничек кияүгә чыгарга?

Жанры- комедия.

Спектакльдә гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәт, кешенең эчке һәм тышкы матурлыгы, ялгызлык һәм эшсезлек проблемалары киң яктыртыла.

Кемгә һәм ничек кияүгә чыгарга?.. Билгеле, әлеге сорауга җавапны һәркем үзе эзли, үзе үк җавабын да таба. Әсәр тормыштагы иң мөһим адымны ясаганда артык хисләргә бирелмичә, акыл белән уйлап эш йөртергә кирәклеге хакында искәртә.

Драматургы — Наил Гаетбай

Режиссеры — Рәшид Заһидуллин

Рәссамы — Роман Моров

Композиторы һәм аранжировка авторы — Чыңгыз Абызов

РОЛЬЛӘРНЕ БАШКАРАЛАР:

Җиһан — ГАЛЛӘМОВА ЛЮЦИЯ

Вазифа — МИҢНУЛЛИНА ЛӘЛӘ

Сания — ГАЙНУЛЛИНА ГҮЗӘЛ

Фәния — САФИУЛЛИНА ИЛСӨЯР

Гыйльман — Наил Шәйхетдинов

Илмар — ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС

Сәйфулла — ФӘТХУЛЛИН АЛМАЗ, ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ

Спектакльнең премьерасы 2000 елның 11 сентябрендә булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

yubiley.-25.-02.-2012-203 yubiley.-25.-02.-2012-238-1609x1080 yubiley.-25.-02.-2012-139-1609x1080 yubiley.-25.-02.-2012-166-1609x1080 yubiley.-25.-02.-2012-193-1609x1080