Татарча Русский English

Котлыйбыз!

27 мартта ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Тантана-2020″ театр премиясе лауреатларын бүләкләү чарасы узды. Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов «Өч аршын җир» спектаклендәге Мирвәли роле өчен Татарстанның Театр әһелләре берлегенең махсус призына, ә «Нәзер» спектакле ТР Президентының Мәдәният үстерүгә ярдәм фондының махсус бүләгенә лаек булды.
Кадерле артистларыбыз! Сезне әлеге җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
44Hi9JaLFZQ rN8DawQwaSQ