Татарча Русский English

Тинчурин театрында премьера: милли феминизм (Автор — Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак — «Интертат»)

«Бу әсәр феминизм турындамы?» — дип сорады «татарның яңа буын шагыйре» Йолдыз Миңнуллина, «Карурман» спектаклен карап, гардеробтан чыгып барганда. Театр ишегеннән чыкканда яңа буынның тагын бер шәп шагыйрен — Рүзәл Мөхәммәтшинны очратып, шул ук сорауны юлладым. Ул да уйланып калды. Театр бинасыннан ерак түгел урнашкан азык-төлек кибетендә үткән гасырның икенче яртысындагы «беренче номерлы шагыйрь» Равил Фәйзуллинны очратып, сорауны аңа да юлладым. «Шулайдыр шул, карале, уйламаган идем», — диде шигърият аксакалы.

Сүз шагыйрә Луиза Янсуар һәм режиссе Резеда Гарипова пьесасы буенча куелган «Карурман» фэнтези-спектакле турында бара.

Баш режиссерсыз эшли башлаган Тинчурин театры җиде ай эчендә дүртенче спектаклен чыгарды.

«Карурман» фэнтези-спектаклен эскиз хәлендә «Калеб» яңа буын җыены кысаларында Кариев театрында күрсәтелгән иде. Жанры да шигъри яңгырый – язылмаган дастан. Шагыйрә Луиза Янсуа куйганы күренеп тора.

Резеда Гарипова — Тинчурин театры режиссеры. Рәшит Заһидуллин баш булганда куючы режиссер иде. Хәзер ул — театрның бердәнбер режиссеры. «Карурман» – яңартылган Тинчурин театрында аның беренче спектакле.

Без аның Тинчурин театрында куелган «Сүнгән йолдызлар» (Кәрим Тинчурин), «Чулпан» һәм башка спектакльләрен беләбез. Театр баш режиссерсыз калгач, аны декрет ялыннан чакыртып алдылар.

Резеда Гарипова – кызыклы иҗатчы. Спектакльләрне музыкаль яктан да бизи, көйләр дә язарга сәләтле – «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә үзен композитор буларак сынап карады. Бу юлы аны драматургия жанрында автордаш буларак күрдек.

Яңа әсәрнең теле Луиза Янсуар җаваплылыгында булгандыр дип фаразласак, сюжетны театраль жанрга яраклаштыру Резеда Гарипова эше булгандыр. Нәтиҗәдә, камил телле, камил сюжетлы, эзлекле, кызыклы әсәр килеп чыккан.

Спектакль эскиз булып калган да булыр иде бәлки. Карадык та, фикер алышып, пар чыгарып алдык һәм таралыштык…

Тинчурин театры администрациясе тиз генә үз режиссеры куйган эскизны үз театрында чыгару мөмкинлеген тапкан. Әлбәттә, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән. Нәтиҗәдә, театр труппасының күпчелеге генә түгел, театр училищесы студентларын да чыгарырлык масштаблы спектакль туган.

Без нәрсә карадык? Әйтелгәнчә, жанры — фэнтези. Өлкәннәр өчен беренче татар фэнтези әсәре.

Өлкәннәр өчен икәнен ассызыклап куйыйк. Татарның беренче фэнтезиен Камал театрында балалар өчен Радик Бариев куйды. Театрның зур сәхнәсендә барган «Кечтүкле уен» спектакле иде ул. Авторы – Илгиз Зәйниев. Шуннан башка татар сәхнәсендә фэнтези жанрында экспериментлар булмады дип беләм.

«Карурман»да төп рольләрдә – театр артистлары Рөстәм Гайзуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Гүзәл Галиуллина, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Зөфәр Харисов, Салават Хәбибуллин. Бөек Каһин роленә җырчы Зәринә Вилданова чакырылган. Вакыйгаларны ул җыр аша җиткерә.

Рәссам – Илшат Вилданов, ут куючы рәссам – Илшат Саяхов. Хореограф – Резеда Муллагалиева. Хормейстер – Алинә Хәмзина. Композиторлар һәм аранжировка авторлары — JUNA музыкаль төркеме.

«Карурман» әсәрен бик гадиләштереп, югалу куркынычы янаган халык язмышы турында дип әйтә алабыз.

Халыкның югалуы рухларны югалтудан башлана. Рухларын югалткан халыкны җимерү берни дә тормый.

Сюжеты болайрак: Даян би идарә иткән ыру моннан 20 ел элек үзләрен яклап-саклап торган ияләрдән-рухлардан баш тарткан. Бу Мәглүн бәйнең интригалары нәтиҗәсе. Ул җиде авылны агулап чыгып, гаепне ияләргә ягып калдырган. Кешеләр барысы өчен дә ия-рухларны гаепли. Бәла дәвам итә: Даян би агулап үтерелә. Финалга таба Даян бинең рәсми варисы булган Абруйның аның улы булмавы ачыклана. Сөйөргөл бикә ул баласын Мәглүн бәк белән хыянәт итеп тапкан икән. Ягъни, бикә бигә «мөгез куйган». Бикә Абруй улын би итү өчен ирен агулаган — Мәглүн бәк биргән агуны тамчылап-тамчылап бинең ашар ризыгына сала барган.

Кңчсезләнгән затлы ыруны кыргыйлар ыруы буйсындырачак. Ыру башының кызы Җәйранне дә шушы кыргый Ялан би алырга тора. Алда ыруны тагын да авыррак язмыш көтәргә мөмкин: аларны барысын да кырып килгән Илдебәк ыруы яулап алу куркынычы яный.

Сөйөргөл бикәнең моны улы хакына эшләвен аңладык. Ә вәзир Мәглүн бәккә ни-нәрсә кирәк? Ул яңа тормыш турында уйлый. Ул иске тормышны җимереп, яңа тормыш төзергә ниятли. Яхшы ният инде, бер карасаң. Заманча…

Эскиз вариантын караганда без Мәглүн бәкнең исемен артистлар авызыннан Мәгълүм дип ишетеп, мәгълүмат сүзенә бәйләгән идек. Мәгълүматлы булу, акылга нигезләнгән җәмгыять төзергә җыена дип фаразладык. Әмма монда исем яңа идеологиягә ишарә түгел булып чыкты. Баксаң, авторлар мәлгунъ сүзенә якынайтканнар икән. Алар иҗат иткән Мәглүн бәк образы – классик кабахәт. Әлеге роль театрның күренекле артисты Зөфәр Харисовка тапшырылган.

Сүз уңаеннан, яңа сезон куелышларында ул иң актив кулланылган актер. Рәхәтләнеп эшләсен! Чөнки алдагы елларда сирәгрәк уйный башлаган иде.

Сюжет буенча фикерләүне дәвам итик. Карый-карый без хаосның нидән башлануын аңлыйбыз. Ни өчен Мәглүн мәлгуньнәргә интрига корырлык мөмкинлекләр туган соң? Хаос кеше кызы белән иянең зинасыннан башланган. Әлеге мәхәббәттән Ялчын туган.

Гафу итегез, Мәрьям ананың изге китапларга язылган балага узу тарихы искә төшә.

Кеше затының Ярымтык иядән бала табуыннан соң әнә шул агулау, үтерешү хәлләре башланган да иде. Чөнки нәкъ шул вакыт адәм балалары рухлардан баш тартканнар.

Авторлар Даян би кызы Җәйран белән Ялчын мәхәббәтен сурәтли. Эскиз вариантында барысы да үтерелеп беткәч, Җәйрән белән Ялчын «хэппи-энды» (шулай дип әйтергә яраса) белән бетә иде.

«Карурман» спектакленең эскиз вариантын караганнан соң әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова яшьләрне тәнкыйтьләп чыкты. Ул аларның тарихны белмәвен, өйрәнмәвен әйткән иде. Тәнкыйть нәтиҗәле булган: авторлар дөрес финал тапканнар. Ялчын белән Җәйран бергә. Әмма бәхетле парлар буларак түгел, ә кешеләр белән ияләрнең табигый тандемы буларак.

Нәтиҗә: кеше кызына үзенең затлы ыруын торгызу бурычы йөкләнгән. Ә кешеләр арасыннан китеп, ияләр юлын сайлаган Ялчын ыруның яклаучысы булачак.

Бу авторларның феминизмымы? Бәлки…

Кабатлыйм: ыруны яклау-саклау эшен авторлар би кызы Җәйранга тапшыралар.

Милләт язмышы – хатын-кызларда. Ирләргә генә ышанып тормыйк. Монысын де сеңдереп чыгабыз. Ике хатын-кыз автор милләт язмышын хатын-кыз гына хәл итә ала дигән фикер тудыра. Бәлки…

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Мин бик бәхетле, мин Тинчурин театрының асылына кайтканын күрдем. Яшьләр аудиториясе өчен кызыклы әсәр сәхнәгә чыкты. Безнең алда яшьләр тарихны белүләре һәм үзләрен тарихи аренада кыю тота алулары буенча имтихан тотты, үзләренең рухи дөньяларын ачты. Бу әкият тә, эпос та түгел, бу — фэнтези жанрында. Биредә – әхлак, туган җир, үз асылыңны саклау. Беренче эскизда без буталчык сюжет күргән идек. Ияләр кешеләр белән яши башлаган иде. Мин авторларга: «Асыл астында нәрсә күрәсез?» — дигән сорау куйган идем. Без хәзер һәр ыруның үз асылына кайтуын күрәбез. Бу ике дөнья үз асылына хыянәт итмичә, бер-берсенә булышып яши. Бу әсәрне Луиза Янсуарның уңышы дип кабул итәм. Мине яшьләрнең эзләнүләре сөендерә. Беренче вариантта скандинав мифологиясенә борылыш булса, хәзер мин милли мифологиягә юнәлеш күрдем. Без монда «Идегәй»гә аваздашлык та күрәбез.

Без кризис вазгыятьтән чыгуның ике юлын күрәбез: традициягә таяну һәм яңа дөнья төзү. Яңа дөнья көчкә һәм алтынга таянган. Явыз көчләр региональ һәм тоталь итеп күрсәтелә. Хаос кеше белән ия арасындагы мәхәббәт аркасында килеп чыга һәм бу авторлар тарафыннан яраксыз итеп бәяләнә. Бу үз асылыңа каршы эшләнгән эш була. Ә тәртип бозылгач җәза килә: хатыны иренә хыянәт итә һәм ир бала туа. Мондый фаҗига үлемгә китерә. Безнең «Идегәй» һәм «Чура батыр» әсәрләрендә дә шуны күрәбез. Тик төрки сюжетлар ир-ат образына таяна, монда хыянәт хатын-кыз ягыннан була.

Биредә финалдагы кыз образы килгәндә, төрки эпосларда да сугышчы кыз образлары бар. Безнең эпик әсәрләрдә хатын-кыз илне, үз ыруын яклый торган көч буларак тасвирлана. Монда мин шушы эпик схеманы таныйм. Фэнтезиларда сюжет ачылып бетә, без монда сорау кала. Әмма без бу яшь буын вәкилләрен үз илләренә бәхет китерүчеләр дип ышанабыз. Чөнки аларның рухы саф һәм асылларына хыянәт итмиләр. Бу космос саклануының гарантиясе».

Театрда театраль атмосфера

Инде театрдагы атмосфера турында. Әлеге спектакль бөтен труппаны – картын да, яшен дә туплый алды. Бу спектакль театрга татарның интеллигенция катламын китерә алды. Уңга карасаң да – таныш йөз, сулга карасаң да – таныш шәхесләр. Әнә – Равил Шәрәфиев, әнә – Мансур Гыйләҗев, әнә – Рүзәл Мөхәммәтшин, әнә – Миләүшә Хабетдинова, Әлфәт Закирҗанов, әнә – Тинчурин театрының бу куелышка катнашмаган үз артистлары, Кариев театры артистлары, әнә – телевидение вәкилләре. Вип-балконда халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән мәдәният министры Ирада Әюпова, шунда ук Равил Фәйзуллин, хәтта театрларга еш йөрмәгән Данил Салихов та күренә.

«Театрда гаҗәеп атмосфера. Мин бу спектакльне кино караган кебек карадым.», — диде Ирада Әюпова.

Хәзер театрлар тамашачыга спектакльне төреп бирә башладылар. Ягъни, тамаша залда гына түгел, фойедан ук башлана. Бер мисал: Әлмәт театры белән Кариев театры «Микулай»ны тәкъдим иткәндә фойеда керәшен ансамбльләре җырлап торды. Ә «Карурман» карарга килүчеләр өчен Тинчурин театры җитәкчелеге күн беләзек бүләк итү җаен тапкан. Күннән аксессуарлар ясап сатучы егетләр теләгән кешегә күн беләзекләр бүләк итәләр. Исем яздырып. Матур. Теләгән кеше «Карурман» әсәреннән өземтәләр язылган кара футболкалар сатып алырга мөмкин.

Кара футболкалар – Кариев театрының директор булып Гүзәл Сәгыйтова килгәч башланган «спецформасы». Кариев театры аша «Калеб»кә, «Калеб» аша туган спектакль булгач Тинчурин театрына күчкән. Әмма миңа мине тамашачы буларак милли киемле кызлар каршылавы ошый иде.

Ностальгия

Бу спектакль моннан 27 ел элек куелган «Итил суы ака торур» спектаклен хәтерләтте. Аны Рәшит Заһидуллин куйган иде. Нурихан Фәттах әсәре буенча куелган спектакль – театрның күчмәлектән күчү яңарыш символы иде. Ул рух театрда шактый барды. Ун еллармы? Әлеге рух белән кызыклы спектакльләр туган иде. Аннары гына рухлар китте… Ә рухсыз калуның нигә китергәнен театр бүген күрсәтте…

Кыскасы, Тинчурин театрының соңгы ун-унбиш елына «обнуление» ясап, тамашачыны бу театрга ышанычын кайтарырга чакырам. Театрда рух бар, җан бар. Театрга ияләр кайтты.

Автор — Рузилә Мөхәммәтова;
Фотограф — Салават Камалетдинов;
Чыганак — «Интертат»

https://intertat.tatar/news/culture/14-03-2020/tinchurin-teatrynda-premiera-milli-feminizm-5728875

435855cc-927e-44b7-b70c-8ca1e0acfa3c