Татарча Русский English

Резеда Гарипова: «Сәхнәдә һәрвакыт могҗиза туарга тиеш, бу бит фэнтези» (Автор — Алсу Сәлахова, Чыганак — «Идел» журналы)

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының спектакльдә катнашучы актёрлары: Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Гүзәл Галиуллина, Нуретдин Нәҗмиев, Салават Хәбибуллин “Карурман”дагы геройлары турында фикерләре белән бүлеште. Әсәрнең авторлары Луиза Янсуар белән Резедә Гарипова әле 2 декабрь көнне генә эскизларын “Калеб” кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә дөньяга күрсәткән иде. 12 март көнне исә спектакль К.Тинчурин сәхнәсендә, бераз үзгәргән состав белән куелачак.

Резедә Гарипова, спектакльнең режиссеры:
— Актёрларга, командага, администрациягә зур рәхмәтләр. Бер проблема да булмады эш дәверендә, бик каты ярдәм итәләр. Безнең иң төп максатыбыз төрки пластка игътибар ясау иде. Сәхнәдә һәрвакыт могҗиза туарга тиеш, бу бит безнең фэнтези. Шуңа күрә рәссамыбыз Илшат Вилданов белән бик җаваплы эш йөкләнгән иде безгә. Сценография бик еш үзгәрелде. Костюмнар буенча рәссам Илшат Вилданов, костюмер Юлия Выборнова, ут кую буенча Тәлгать Латыйпов, сугыш сәхнәләрен кую буенча Артем Куртымов, хормейстер Алия Хәмзина, хореограф Резеда Муллагалиева… Һәрбер кешенең өлеше зур иде спектакльне нәкъ менә без теләгәнчә куюда. Зәринә Вилданованы мин аның белән эшләп караганчы да бик хөрмәт итә идем, ярата идем. Аның белән һәм Juna төркеме белән бергә эшләү могҗиза кебек тоелды. Чөнки бер сүздән бер-беребезне аңлыйбыз, нәрсә теләгәнемне тоеп алалар, кайбер урыннарны үзләре үзгәртеп, миңа яңа вариантлар җибәрәләр… Зәринәнең энергетикасы көчле.

Режиссер сүзләренә пьесаның авторы Луиза Янсуар да кушылды:
— Зәринә уйнаган роль турында без эскизга кадәр бик озак уйландык. Кем ул? Аксакалмы? Умай ана кебек хатын-кыз образында булырга тиешме? Шулвакытта без Зәринәне исебезгә төшердек. Аның аша җир белән күк арасында торган ыру язмышы сөйләнелә. Ул Бөек Каһин образында. Һәм спектакльне яңадан Тинчурин спектакленә әзерләгәндә без Резедә белән бик күп мифик һәм тарихи материалларыбызда казындык – эзләдек, өйрәндек. Бездәге хатын-кыз каһиннәренең нинди булуы турында мәгълүматлар таптык. Интуитив рәвештә тарихыбызны тоемлап дөрес ноктага чыкканыбызны шунда аңладык. Без Juna төркеменең булуыннан инде күптән бәхетле, һәм бу юлы да аланың иҗаты безне бәхетле итте. Алар материалга бик җитди карый. Эскиз турында сөйләшә генә башлаганда Александра Мостафина килгән иде, без алардан нәрсә ишетергә теләвебезне аңлаттык. Ул барысын да блокнотына язып алды, аңарда бернинди киеренкелек юк, бик тыныч ул.
— Мин ул вакытта аны берни дә аңламыйча киткәндер инде, дип кайгырган идем, — ди өстәп куйды Резедә Гарипова.
— Әйе, — дип дәвам итте Луиза Янсуар, — Саша бөтен нәрсәне дә нечкә тоемлап, шуны төркеменә җиткерә алуы белән таң калдырды. Без бик рәхмәтле аларга. Алар үз альбомнарын язу белән беррәттән эскизга тулы бер спектакль саундтрегы ясый алдылар.

Спектакль татар сәхнәсендә олылар өчен беренче фэнтези. Шуңа күрә көй монда, чыннан да, төп урынны алып тора. Матбугат очрашуына композитор һәм аранжировка ясаган Juna төркеменнән Александра Мостафина килгән иде:
— Безне иң беренче чиратта төрле халыкларның мәҗүси көйләре белән илһамландырды. Төркидән алып славяннарга кадәр… Аннан безнең шушы көй ярдәмендә сихрилекне, тылсымны күрсәтә алу максатыбыз да бар иде. Моның өчен без өйдә булган барлык нәрсәне дә кулланып карадык, чөнки ул гадәти булмаска тиеш иде. Без хәтта зур гына шаманнарның шөлдерле барабанын да сатып алдык. Ул бик куркыныч, чын тиредән ясалган, аның белән дә төрле тәҗрибәләр ясап карадык. Мартта безнең альбом чыгарга тиеш, шуңа без төркемне икегә бүлдек, өлгерер өчен. Һәм, әлбәттә, минем Резедә белән Луизага безне чакырганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Фэнтези, татар мифлары безнең өчен бик якын ул.
Гүзәл Галиуллина:
— Спектакльдә мин ыру башлыгы кызын уйныйм. Аның җилкәсендә зур җаваплылык: шәхси бәхете буенча барумы, әллә бәхетен корбан итеп ыруын саклап калумы дигән сайлау тора. Аның кайсы юлдан китүен тамашачы спектакльне караганнан соң белер. Спектакльне сәхнәләштерү процессы әле һаман да бара. Спектакль бик җитди. Кеше театрга ял итәр өчен генә түгел, үзенең халкы, милләте турында уйланыр өчен дә килсә иде һәм спектакльнең дә гомере озын булса иде.
Салават Хәбибуллин:
— Әлеге спектакль вакытында “сүнеп торып” булмый. Гел эзләнәсең, нәрсәдер уйлыйсың, төннәрен йоклый алмыйсың, хәтта төшкә дә керә башлады. Эш кайный, Аллага шөкер.
Артём Пискунов рольнең актёр кабул ителешендәге әһәмиятен аңлатты:
— Рольне аңлап бетермәдем дигән әйбер булырга да тиеш түгел, син аны тамашачыңа, тәнкыйтьче һәм журналистлар өчен генә түгел, ә гади тамашачыга да җиткерә алырга тиешсең. Эскизда 100ләп кеше булса, К.Тинчурин театрында 400 кеше карап утырачак. Гади тамашачы бер тапкыр синнән йөз чөерсә, аны икенче тапкыр куып та кертә алмыйсың театрга. Актёр кеше өчен спектакльдәге бөтен роль дә төп роль кебек мөһим. Сәхнәгә чыккансың икән, син вакытыңны бушка уздырырга тиеш түгел. Үземне яраттырырлык һәм истә калдырырлык итеп уйнарга тырышачакмын.

Рөстәм Гайзуллин:
— Резедә Гарипованың актёрларга мөрәҗәгатендә “Иҗатка өметләнеп!” дигән сүзләре дә бар иде. Бу сүзләр минем күңелгә кереп урнашты. Күпмедер бирелгән талантымны, көчемне, тырышлыгымны, бу эшкә үземә хас булмаган җитдилек белән карап, рәхәтләнеп эшлим. Премьера чыккач, режиссёр өмете акланыр дип, башта әйткән җөмләсендәге өндәү сүзе сорауга әйләнмәс дип ышанам. Эскизда катнашмыйча, спектакль куелышына өстәлгән актёр буларак, мин әлеге проектта булуыма бик шатмын.
Луиза Янсуар әсәрнең теле турында да фикерен әйтте:
—  Безнең үз алдыбызга куйган бурыч: элеккеге матур тел катламын күтәреп, шул ук вакытта аны заманча агымда, табигый иешетелә торган иттереп эшләргә тырышу. Актёрлар телне җиңел укылышлы дип әйтәләр, димәк без бу максатыбызга ирешә алганбыздыр, дип уйлыйм.
Нуретдин Нәҗмиев:
— Бу әсәргә тотынырга бик курыктым. Театрда 54 сезонымны эшлим, олы артистлардан саналам. Әсәрне кат-кат укыдым. “Халыкка бирә, җиткерә алырбызмы?” дигән зур шигем бар иде. Ләкин спектакльгә керткән көчебез юкка китмәс дип уйлыйм.

Матбугат белән очрашу “Тинчурин +” проекты кысаларында узды. Актёрлар һәм оештыручылар спектакльдәге канатлы сүзләр язылган футболкалар кигән иде. Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов әлеге футболкаларның премьера көнендә сатылачагын да әйтте.

Автор — Алсу Сәлахова;

Чыганак — «Идел» журналы

http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/rezed-garipova-skhnd-rvakyt-mogiza-tuarga-tiesh-bu-bit-fentezi

ddf2fd87-740a-46ff-8132-abf7c7f30d93