Татарча Русский English

КФУ студентлары Тинчурин актерлары белән «Өч аршын җир» спектакле турында фикер алышты (Автор — Зилә Мөбәрәкшина, Чыганак — «Казан федераль университеты»)

Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” спектакле янәдән татар сәхнәсенә менде. Ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан Илгиз Зәйниев режиссерлыгында куелды. Әсәр белән спектакль ни дәрәҗәдә тәңгәл килгән? Шушы һәм тагын бик күп сорауларга артистлар КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары алдында җавап тотты.

Югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов Тинчурин театры белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының берничә ел дәвамында тыгыз элемтәдә торуын, студентларның спектакльләргә еш йөрүләрен билгеләп үтте. Ул театр белән берлектә кичәләрдә катнашуны традициягә әйләнүен, моңа кадәр театр бинасына йөрелгән булса, хәзер инде артистларның институтка үзләре килгәннәрен сөйләде

Язучы яза, режиссер, тамашачы бу әсәрне үзенчә күрә. Мәйданга дүрт уенчы чыкты. Дүртенчесе – тәнкыйтьче. Әсәрдә дә, спектакльдә дә Шәмсегаян образы икенче планда. Аяз Гыйләҗев горур герой ача. Ул итальян, грек, татар укучысы өчен аңлый торган образ. Мирвәли – горур кеше буларак ачыла. Спектакльдә ни өчен мәхәббәт тарихы алга чыгарыла? Кәҗә йоны символы ни өчен уйлап табыла? Очрашуда әнә шул хакта сүз алып барылды.

Кичә дәвамында КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” әсәре алтын фондка кергән пьеса икәнлеген ассызыклады. Аяз Гыйләҗев: “Татар исән булса, бу пьесаны онытмаслар, ул мәңге исән булыр”, — ди. Шул ук сүзләрне ул “Яра” повесте турында да әйтеп калдыра, — дип сөйләде галимә.

Доцент “әдип ни өчен әлеге әсәрне татар белән бәйли?” – дигән сорау куйды. Аның сүзләренчә, татар кешесе әсәрне 1962 елда яратып кабул итми. Моңа дәлил итеп, ул берничә фактны яңгыратып үтте. “Аяз абый Мирвәлине хатын-кыз алдында тезләндермәде һәм система алдында үзе дә тезләнмәде, чөнки татар халкының бәхете – чит мәдәният уртасында яшәп, үзебезнең ысулыбыздан баш тартмау. Яшьләр чит мәдәнияткә кул суза. Әмма Тинчурин театры классик әсәрләр куя, андый кисәтүләргә эләкми. Аларда чик бар, алар мондый экспериментка керми. Шуның өчен аларны яратам һәм хөрмәт итәм”, — дип саный Миләүшә Хәбетдинова.

Артистларга “Илгиз Зәйниев әсәрнең концепциясен сезгә ничек аңлатты? Артист буларак, геройларыгызны Мирвәли һәм Шәмсегаянны кем итеп күрдегез? – дигән сораулар бирелде.

Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева “Өч аршын җир” әсәрен укыганын, Шәмсегаян образын күптәннән уйнарга теләп йөргәнен сөйләде. “Шушы әсәр белән мин күптән хыялланып йөрдем: искә төшерәм, онытам, кулыма алам, тагын алып куям, бер ел, өч ел, күпме ел узганын белмим… Илгиз Зәйниев алынгач, бу әсәрне өйрәнергә булдым. Тинчурин театрында 27 ел эшлим. Яшь бара. Мине Сәрвәрләрдән алдылар. Биш, сигез, ун ел узды. Рольләр юк. Ә мин, актриса буларак, саллы, җитлеккән хатынны уйный торган образ көттем”, — диде актриса.

Аның сүзләренчә, Шәмсегаян образы – актриса көтеп алган герой. Татар әдәбиятының мәрҗәне. Зөлфия Вәлиева актерлык язмышы бәхетле булуын, әлеге геройны яратып башкаруын сөйләде.

“Артист буларак әле һаман да җиргә төшмәдем”

Актриса Гөлчәчәк Хафизова әлеге спектакльдә ире белән парлап уйнау бәхете татыганын әйтте.

“Иң мөһим адымың – әсәрне җентекләп өйрәнү. Ул кечкенәдән укылган китабым, икмәкләрнең пешкәне, Шәмсегаянның авылга кайтырга ашкынуы, арба – барысы да күз алдында тора. Артист буларак әле һаман да җиргә төшмәдем.

Ир – баш, хатын – муен, ди татар халкы. Башында нәрсәдер булган хатын үзен муен урынында тотарга тиеш дип саныйм. Алда куелган спектакльләрдә Шәмсегаянның сагынуы, җирсүе, туган җиренә ашкынуы күрсәтелә. Ә Илгиз Зәйниев беренче планга Мирвәлине чыгарды. Мин Мирвәлинең күңеленә ачкыч табарга тырышып та таба алмавын аңладым. Аңа Мирвәли дә ярдәм итә алмый, Шәмсегаянга бары тик туган якка кайту гына көч бирә ала. Чит-ят җирдә йөрмә, чөнки тамырың, җирең анда, дип әйтә ул иренә. Илгиз Зәйниев миңа шундый Шәмсегаянны аңлатты. Ә мин булдыра алган хәтле, үземне икенче планга калдырып, ролемне уйнарга тырыштым”, — диде актриса.

“Рольгә чумып, шунда җигелеп эшләве рәхәт”

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов:

“Әсәрне укыганнан соң, мин режиссерга шундый сорау бирдем: “Ни өчен адәм баласы картая барган саен туган ягына ашыга?”. Нигәдер ул кешенең туган җиренә кайтасы килә. Миңа кадәр уйнаган яшь геройларыбыз туган йортларын каргап чыгып китә. Яшь Мирвәли әйткән сүзләрне үземнең авылыма әйткән төсле кичереп карадым. Бәлки,чыннан да, куркудан булгандыр, чөнки нигезен ташлап киткән кеше алда буласы тормыш-яшәешен уйламаган. Шуңа күрә ул кая барасын да белмичә чыккан да киткән. Хатын-кыз муенын кайсы якка борса, без дә шул якка борылабыз. Аяз абый язган тиктормас, кырыс Мирвәлине үзенең авыруы аркылы булса да Шәмсегаян ирен үзенең туган ягына алып кайтып җиткерә.

Артист буларак, бу рольгә чумып, шунда җигелеп эшләве рәхәт. Рольне уйнап чыкканнан соң, чын рәхәтлек кичерәсең. Ир-атлыгыңны күрсәтеп, татарча матур итеп уйныйсы килә бит ул!” – диде актер.

“Мирвәлидә куркаклык та җитәрлек”

Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов:

“Өч аршын җир” ике составта чыкты. Ике составның уенында да ул үзгә, ике төрле спектакль. Шул ук текст, шул ук әсәр булуга карамастан, актерларның уеныннан да күп әйбер тора.

Миңа калса, Мирвәлидә куркаклык та җитәрлек. Ул бит йортны яндырырга кайтып та, яндырмыйча куркып китә. Үзен аклар өчен шушы әйберне эшли. Кемгә барып бәйләнсен? Иң беренче хатынына бәйләнә. Үзенең игътибарсызлыгы, сансызлыгы белән хатынын изеп бетерә. Йомшак холыклы кеше. Әмма шул ук вакытта башкалар янында йомшак булуын күрсәтми”, — дип бәяләде героен актер.

“Илгиз мәхәббәтне идеальләштерү юлын уйлады”

Актриса Резедә Сәләхова:

“Илгизнең контраст ясыйсы килде. Шуңа күрә Илгиз мәхәббәтне идеальләштерү юлын уйлады. Ул кәҗә йоны символы уйлап чыгарды. Без аны очыртып уйныйбыз. Шушы символ аша бер-беребезгә карата ихласлыкны белдерү өчен, уен формасын тапты. Спектакль йонны өрү белән төгәлләнә дә. Мирвәли ни өчен атасы Шәйхрази белән килешә алмый? Чөнки Мирвәли үзе дә чат атасы: шундый ук кире, үҗәт, хатынын җәберләп яши”, — диде “яшь” Шәмсегаян ролен башкарган актриса.

“Проблемага дөнья күзлегеннән карарга кирәк”

Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевны мең еллык тарихны бозмыйча язуын аңлатты: “Без – татар кешеләре. Безнең өчен сәхнәдә геройлар булырга тиеш. Безнең алдыбызда Мирвәлиләр, Шәмсегаяннар йолдыз кебек. Бүген гади спектакльләр куялар, артист үзенең сәләтен ача алмый, ачарга өлгерми. Табигатенә террор ясау дип тә әйтер идем.

Аяз абый Гыйләҗев әсәренә төрле милләт вәкилләре тотына һәм мәсьәләләрне чишә ала, чөнки татар күзлегеннән генә проблеманы күрү – аз, дөнья кысаларыннан карарга кирәк”, — дигән фикерен белдерде галимә.

Очрашу ахырында студентлар актерларга сораулар бирде һәм театрга чакыру билетлары отты. Соңыннан барлык кеше күмәкләшеп фотога төште. Мондый форматтагы кичә студентларга да, актерларга да Аяз Гыйләҗев тудырган әсәр хакында яңабаштан уйланырга, фикер алышуга нигез булды.

Автор — Зилә Мөбәрәкшина,

Чыганак — «Казан федераль университеты» https://kpfu.ru/philology-culture/kfu-studentlary-tinchurin-akterlary-bel1241n.html

IMG_20200213_WA0026