Татарча Русский English

Карурман (Премьера)

Жанры — Фэнтези

Кем син?
Кем мин?
Кемнәр алар?
Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Үзең һәм якыннарың, дәүләтең өчен җаваплылыкны менә хәзер, шушында кулыңа алырга туры килсә, син моңа әзерме? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, «яңа дөнья» төзи аласыңмы?
Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме?
«Карурман» пьесасы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра.
Бу – язылмаган дастан.
Шуның белән ул серле дә.
Куркыныч та.
«Без кайчандыр бер-беребезне саклар, яклар өчен яратылган идек. Алар – безне, без – аларны. Дөнья тигез, имин иде ул чакта. Аннан, көчне бер-беребезгә каршы куллана башладык та, бар нәрсәнең асты-өскә килде.
Син сайлый аласың.
Син хәзер ике дөнья чигендә торасың».
Кем син?
Кем мин?
Кем БЕЗ?

Авторлары — Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова

Режиссеры – Резеда ГАРИПОВА

Рәссамы – Илшат ВИЛДАНОВ

Композиторы – «Juna» төркеме (Александра Мостафина, Тимур  Мөлеков, Марат Шәяхмәтов, Эльвира Бикмуллина)

Хореографы – Резеда МУЛЛАГАЛИЕВА

Хормейстеры – Алия ХӘМЗИНА

Ут кую буенча рәссам – Тәлгать ЛАТЫЙПОВ

Дирижеры – Ильяс КАМАЛ

Инструменталь ансамбль җитәкчесе – Евгения ГЛУХОВА

Сугыш сәхнәләрен куючы – Артем КУРТЫМОВ

Рольләрне башкаралар:

Даян би – Рөстәм Гайзуллин

Сөйөргел – Гөлназ Нәүмәтова

Абруй – Артем Пискунов

Җәйран – Гүзәл Галиуллина

Ялчын – Зөлфәт Закиров

Ярымтык – Илгизәр Хәсәнов

Мәглүн бәк – Зөфәр Харисов

Орсын бәк – Айдар Фәтхрахманов

Сыртлан бәк – Нуретдин Нәҗмиев

Богдай– Булат Зиннәтуллин

Турай – Люция Галләмова

Ялан би – Салават Хәбибуллин

Бөек Каһин – Зәринә Вилданова

Пластика: Айсылу Мөсәлләмова, Ландыш Ибәтуллина, Диләрә Фәттахова, Лилия Камалиева, Зөлфия Зарипова, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин, Айдар Фәтхрахманов, Юлия Выборнова, Эдуард Никитин

КТУ студентлары: Физалия Габидуллина, Альбина Гашигуллина, Фирдүс  Сафин, Винер Фәйзуллин, Рамазан Йосыпов

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Спектакльнең премьерасы  2020 елның  12 мартында була

Cпектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (16+).

c24b07ac4801 cfa2673be7d4 d47995570d9e ee36a1ec008e 4a4273c3baf9 9c1be0a06ba9 8954-b5025e220a52 74808f2207d6 74996342d0a7