Татарча Русский English

Бәхет — алдавыч киләчәкме?! (Автор — Раилә Хаялиева, Чыганак — «Сөембикә» журналы)

…Залдагы утлар сүнде. Тамашачыларның бөтен игътибары сәхнәгә юнәлде. Һәркем үзе өчен яңа дөнья кабул итәргә әзерләнде. Пәрдәләр ачылды һәм без акрын гына гап-гади тормыш белән яшәп ятучы Мисхәт белән Галия гаиләсенең күзәтүчеләре булып калдык.

…Барысы да гаилә ыгы-зыгысыннан башланды. Кызны яхшы кияүгә бирергә кирәк, йорт иске, ир акчаны аз эшли, хатын – канәгатьсез. Безнең тирәлек өчен артык тапталган типик күренеш. (Спектакльдә – тормышның нәкъ үзе, дип әйтергә кирәктер бәлки?!) Күп өйләрдә бәхәс менә шуның өчен дә туа торгандыр ул. Бәхетле булу-булмау сәбәбе – тормыштагы җитешлеккә, уңышлы кияүгә чыгуга бәйле булып чыга күп очракта. Без бәхетне менә шулай аңларга ияләшкән.

Шактый гына ачуланышканнан соң, ир белән хатын йокларга яталар. Һәм… дөбер-шатыр, тәрәзә пыяласы чәрдәкләнеп ватылган тавыш төн тынлыгын яра. Төнге тынлыкны гына түгел, күңел тынычлыгын да ала торган, моңа чаклы үзенең гадәти бәхәсләре, ыгы-зыгысы белән аккан тыныч тормыш рәвешен дә чәрдәкләгән вакыйга була ул. Спектакльнең төп герое – Мисхәтләрнең капка төбендә килеп чыккан фаҗига тормышны астын-өскә әйләндереп ташлый. Ни булганын карарга чыккан Мисхәт һәлакәткә юлыккан машинадан «очып» чыккан зур спорт сумкасын өенә алып керә. Ә анда – акча! Бик күп акча! Вакыйгалар менә шул акча темасы тирәсендә кайный, образлар акчага булган төрле карашлар аша ачыла башлый. Сизеп торам, залдагы тамашачылар кайбер мизгелләрдә үзләрен танудан уңайсызланып куя, ә кемдер булган вакыйгалардан бары мәзәк күрә…

Сәхнәдәге декорация әллә ни катлаулы түгел. Өй диварлары,  зур тәрәзә һәм бик зур сәгать. Әлеге әсәрдә күтәрелгән проблемаларга шактый көчле символлар булып хезмәт итә кебек тоелды алар миңа. Әйдәгез, без дә фәлсәфәгә бирелеп алыйк әле. Менә сезнең, күбрәк акча, байлык, машина, зуррак фатир булса – чып-чынлап бәхетле булыр идем, дип уйлап куйганыгыз бармы?! Бардыр, мөгаен. Безнең өчен бәхет бит ул… ирешелмәгән дәрәҗә, милек, шул акча. Барысы да күбрәк, күбрәк, күбрәк кенә булсын! Менә шул күбрәкне «тотар» өчен, шуңа ирешергә дип без үзебезнең кадерле яшьлегебезне, күңелле итеп уздырырга мөмкин булган мизгелләребезне, гомеребезне, ягъни вакытыбызны сарыф итәбез. Вакыт ул безнең өчен барысы да. Вакыт – ул гомер. Вакыт – куанып яшәрлек мизгелләр тезмәсе. Вакыт – ул мәхәббәт, ярату, гомер… Һәм вакыт ул – безне «әле барысы да алда» дип ымсындыра торган алдавыч өмет…

Ишеткәнегез, йә булмаса укыганыгыз бардыр, «монда һәм хәзер яшәү» фәлсәфәсе модага керде. Әйе, бу сүзләргә ияләштек, әмма кем дә булса аны чынлап та аңлыймы икән?!  Ә мин менә аңлап бетермим бугай…

Кызык, спектакль геройлары бу гыйбарәне аңлап яшәүчеләр булса, табылган акча белән нәрсә эшләрләр иде икән дә, әсәрдә күтәрелгән проблемалар ничек хәл ителер икән?!  Ә кызганычы – гомер агышын туктатып булмавы. Ымсынып яшибез-яшибез дә, акланмаган хыяллар душкынына утырып калабыз. Артык гади дә, бу тырмыш, катлаулы да…

Автор — Раилә Хаялиева;
Чыганак —  «Сөембикә» журналы http://syuyumbike.ru/news/brendlar/bkhet-aldavych-kilchkme
4 февраль, 2020 ел

18348c85-72ec-4b0b-9493-5a7de3a91931