Татарча Русский English

Сүнмәс йолдыз яктысында!

6 нчы февраль Кәрим Тинчурин театры музеенда “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган, Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кызыклы вакыйгаларга, истәлекләргә багышланган тарихи-мәдәни экскурс үтте. Әлеге проектның авторы театрыбызның музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре — Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова. Махсус кунак – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — Рабит Батулла.

11180ad9d2 d45e3e8a-23a1-4151-8d98-5412b1d93a53 1a36174e-ddbe-4e20-92f1-917223fa9ae6