Татарча Русский English

«Тинчурин театры+» һәм Милли китапханә

2020 нче елның 24 нче гыйнварында ТРсы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә, «Тинчурин театры+» универсаль проекты нигезендә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу – әдәби-театраль кичә узды. Кичәне Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев ачып җибәрде. Ул үз чыгышында китапханә белән театр арасындагы иҗади дуслыкның киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде. Башкалабыз күрке булган Милли китапханә үзенең 155 еллык юбилеен дә билгеләп узды.

Очрашу театрда күптән түгел булып узган Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча» спектакленең премьерасы уңаеннан үткәрелде. Төп рольләрне башкаручы артистлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов; Татарстанның атказанган артистлары — Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин катнашты. Алар спектакльне сәхнәләштерү тарихын сөйләделәр. Һәр образны иҗат иткәндә туган фикерләре белән уртаклаштылар. «Биш миллион акча тапсам, нишләр идем?» соравына җавап бирделәр.

Очрашуда спектакльдән өзек тәкъдим ителде. Артистлар белән якыннан аралашу тамашачыларда спектакльне сәхнәдән карау теләген уятты. Кичәгә килгән кунаклар артистларга сораулар яудырдылар, алар бик теләп һәм тулы җавапларын бирделәр, искиткеч җылы очрашуның азагында тамашачылар арасында спектакльгә билет уйнатылды. Тамашачылар яраткан артистларына көчле алкышларын бүләк иттеләр.

111102925d5232 2ee0b0bb-2df3-4b6e-b625-880fcfae21a9 72d7d113-1d46-42be-808e-ef2368ab38c3 379d0b31-53eb-4f9f-ae67-604fdcd6128d 834c5fd4-b5f3-41a6-8e88-292635d87246 6357e68b-22ef-4573-b446-2eabaec566e6 290678a7-3d40-4c3e-8250-ad34e1370a0e 3515883d-4772-4fff-80cb-7da064d2d3ab