Татарча Русский English

АКЧА БЕЗДӘ БЕР БУКЧА

Жанры — булган хәл

Һәр кеше үз бәхете белән туа. Ләкин юк-барга алданып, ялтыравыклы буш нәрсәләргә кызыгып, кеше үзенең бәхетен югалтып яши. Үзенә язмаганны яуларга омтыла, нәтиҗәдә, гөнаһ юлына баса, һәлакәткә бер адым ясый. Барлык бәхетсезлекләр – бәхет эзләү нәтиҗәсе.

Көннәрнең берендә Мисхәт авариягә очраган машинадан зур юл сумкасына салынган акчаларны үзләштерә. Ике юл чатында калган Мисхәт кайсы юлны сайлар? Акчаларны хуҗасына кайтарырмы яки, гөнаһка чумып, үзендә калдырырмы?

Адәм баласының белеп яки белми кылган хатасы аның Гамәл дәфтәренә тиз генә язылмый, ди. Аңа хатасын танырга, янәшәңдә якын, кадерле, газиз кешең булу – үзе зур бәхет икәнлеген аңларга вакыт бирелә. Фәлсәфи уйлануларга бай әлеге спектакль әнә шул турыда бәян итә.

Авторы —  Зөлфәт Хәким

Режиссеры – Лилия ӘХМӘТОВА

Рәссамы – Сергей СКОМОРОХОВ, РФ нең атказанган, ТР ның халык рәссамы, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Композиторы – Риф ӘХМӘТОВ

Ут кую буенча рәссам – Илшат СӘЯХОВ, “Алтын битлек”  Бөтенроссия театраль премиясе лауреаты

Рольләрне башкаралар: 

Мисхәт — Алмаз Фәтхуллин

Галия — Гөлназ Нәүмәтова

Резедә — Диләрә Фәттахова

Әскәр — Харис Хөснетдинов

Харис — Зөфәр Харисов

Наил — Эдуард Никитин

Мансур — Илгизәр Хәсәнов

Полиция хезмәткәре — Салават Хәбибуллин

Спектакльне Алия Гасыймова алып бара

Спектакльнең премьерасы 2019 елның  24 декабрендә булды.

Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.

Спектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (+12)

111c9605a1a3e8 a9b61b08-c39b-4e0d-b08e-dd4d1bc15562 b186e627-cf5d-4d4e-b38a-b3a9d941e612 f4ebe3ea-26d3-45d4-a955-ac5b6c538536 0f07a486-466c-4317-92ce-9a30e91ab0bc 6bc407f6-9e39-4919-bbe7-842cdf671fb6 6e38136a-2be5-44e8-9d1e-5a7326b4b44e