Татарча Русский English

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар

Бүген, 4 нче декабрь, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, татар театрының якты йолдызы, легендасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованы соңгы юлга озаттылар. Озату мәрәсимендә ТРсы Премьер министры урынбасары Васил Габделгаяз улы Шайхразиев, ТРсы Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, «Бөтендөнья Татар Конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов; ТР Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхфәтуллин; күренекле театр артистлары Зөфәр Харисов, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Нуриәхмәт Сафин һәм даһи артистканың бихисап тамашачылары, хезмәттәшләре, якыннары, дин әһелләре катнашты. Яраткан артисткабызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

11222b233 9039f3ab-b05a-45e3-9ada-2f4c4433dab2 07106e8f-f246-4aad-b7f8-f1b2527a4d30 f268abe1-39a5-4700-8b7c-97ec8c7b8040 01ed7b2d-dcfe-4ac3-b248-4e15b2dd91b3