Татарча Русский English
13.12.2019 18.30 да

Өч аршын җир (Премьера)

Жанры —  драма

Без барасы юллар ерак, ерак,

Ерак киткән саен юл авыр!

Юк маяклар, адашуың бик тиз!

Гомер дигән бер юл болгавыр.

Дөньяда кеше күңеленнән дә тирән бай бер нәрсә дә юк! Адәм баюлары узган гомерләренә төрле чакларда, төрле юллар белән әйләнеп кайталар!.. Мәңгелекнең кануннары шундый!..

Мирвәли дә кырык елдан соң үткәненә — туган авылы Карачурага кайтырга мәҗбүр була. Ләкин яшьлек дуамаллыгы белән авылын ташлап чыгып киткән Мирвәлине авылдашлары ничек каршы алыр? Кичерерме алар аны? Хатыны Шәмсегаянның васыятен үтәр өчен аңа кендек каны тамган туган туфракта өч аршын җир табылырмы?

Өч аршын җир… Азмы бу, әллә күпме?!

Күренекле әдип А.Гыйләҗевнең үлемсез әсәре буенча куелган әлеге спектакль Кеше, аның бәхете һәм яшәешенә бәйле фәлсәфи сорауларга җавап эзли.

Авторы —  Аяз Гыйләҗев

Режиссеры – Илгиз ЗӘЙНИЕВ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы – Геннадий СКОМОРОХОВ

Композиторы – Эльмир НИЗАМОВ, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты

Ут кую буенча рәссам – Илшат СӘЯХОВ, “Алтын битлек” театраль премиясе лауреаты

Сугыш сәхнәләрен куючы – Рөстәм ФӘТКУЛЛИН, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рольләрне башкаралар: 

Мирвәли – Ренат Шәмсетдинов, Татарстанның атказанган артисты

– Ирек Хафизов, Татарстанның атказанган артисты

Яшь Мирвәли – Артем Пискунов, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты

– Зөлфәт Закиров

Шәмсегаян – Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисткасы

– Гөлчәчәк Хафизова, Татарстанның атказанган артисткасы

Яшь Шәмсегаян – Резедә Сәләхова, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты

– Гүзәл Галиуллина

Адаш – Салават Хәбибуллин

Карт Адаш – Харис Хөснетдинов, Татарстанның атказанган артисты

Хәйдәр – Нуретдин Нәҗмиев,  Татарстанның халык артисты

Таифә карчык – Зөләйха Хәкимҗанова,  Татарстанның халык артисткасы

Шәйхразый – Сәлим Мифтахов,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Хәдичә – Әлфия Хәсәнова, Татарстанның атказанган артисткасы

Поезд бригадиры, Беренче ир – Рөстәм Гайзуллин, Татарстанның атказанган артисты

Табиб, Икенче ир – Илнур Байназаров

Шәрифҗан, Өченче ир – Айдар Фәтхрахманов

Проводница, Шәфкать туташы – Айсылу Мөсәлләмова

Фельдшер – Ландыш Ибәтуллина

Күмәк сәхнәләрдә театр артистлары катнаша.

Спектакльне Луиза Ибраһимова алып бара.

Спектакльнең премьерасы 2019 елның  29 ноябрендә була.

Спектакль  2 сәгать 30 минут бара

Cпектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (+16)

DSC_5828 DSC_5893 lZ-8DPlnoec HYaO5uMEQU4 E8bsTJy-Ris QN5FbLt2wyM Rt7ppqcH0xE