Татарча Русский English

ӨЧ АРШЫН ҖИР

Жанры —  драма

Без барасы юллар ерак, ерак,

Ерак киткән саен юл авыр!

Юк маяклар, адашуың бик тиз!

Гомер дигән бер юл болгавыр.

Дөньяда кеше күңеленнән дә тирән бай бер нәрсә дә юк! Адәм балалары узган гомерләренә төрле чакларда, төрле юллар белән әйләнеп кайталар!.. Мәңгелекнең кануннары шундый!..

Мирвәли дә кырык елдан соң үткәненә — туган авылы Карачурага кайтырга мәҗбүр була. Ләкин яшьлек дуамаллыгы белән авылын ташлап чыгып киткән Мирвәлине авылдашлары ничек каршы алыр? Кичерерме алар аны? Хатыны Шәмсегаянның васыятен үтәр өчен аңа кендек каны тамган туган туфракта өч аршын җир табылырмы?

Өч аршын җир… Азмы бу, әллә күпме?!

Күренекле әдип А.Гыйләҗевнең үлемсез әсәре буенча куелган әлеге спектакль Кеше, аның бәхете һәм яшәешенә бәйле фәлсәфи сорауларга җавап эзли.

Авторы —  Аяз Гыйләҗев

Режиссеры – Илгиз ЗӘЙНИЕВ, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы – Геннадий СКОМОРОХОВ

Композиторы – Эльмир НИЗАМОВ, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты

Ут кую буенча рәссам – Илшат СӘЯХОВ, “Алтын битлек”  Бөтенроссия театраль премиясе лауреаты

Сугыш сәхнәләрен куючы – Рөстәм ФӘТКУЛЛИН, РФ нең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рольләрне башкаралар: 

Мирвәли – Ренат Шәмсетдинов

Ирек Хафизов

Яшь Мирвәли – Артем Пискунов

Зөлфәт Закиров

Шәмсегаян – Зөлфия Вәлиева

Гөлчәчәк Хафизова

Яшь Шәмсегаян – Резедә Сәләхова

Гүзәл Галиуллина

Адаш – Салават Хәбибуллин

Карт Адаш – Харис Хөснетдинов

Хәйдәр – Нуретдин Нәҗмиев

Таифә карчык – Зөләйха Хәкимҗанова

Шәйхразый – Сәлим Мифтахов

Хәдичә – Әлфия Хәсәнова

Поезд бригадиры, Беренче ир – Рөстәм Гайзуллин

Табиб, Икенче ир – Илнур Байназаров

Шәрифҗан, Өченче ир – Айдар Фәтхрахманов

Проводница, Шәфкать туташы – Айсылу Мөсәлләмова

Фельдшер – Ландыш Ибәтуллина

Мирвәлинең дусты - Булат Зиннәтуллин

Күмәк сәхнәләрдә театр артистлары катнаша.

Спектакльне Луиза Ибраһимова алып бара.

 

Спектакль  2 сәгать 30 минут бара

Спектакльнең премьерасы 2019 елның  29 ноябрендә булды.

Cпектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (16+)

QN5FbLt2wyM Rt7ppqcH0xE lZ-8DPlnoec HYaO5uMEQU4 E8bsTJy-Ris DSC_5893