Татарча Русский English
09.12.2019 12:00 дә

Щелкунчик

Жанры  –  әкият

Авторы  – Э.Т.А.Гофман

Режиссёр – Евгения Богинская

Хореограф – Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты

Рәссам – Ильшат Вильданов

Без сезгә батырлык һәм гайрәтлелек, караңгыдан һәм тычканнардан  курыкмаган  балалар турында сөйләячәкбез.

Төп героиня, Мәрьям,  исем атасы (крёстный) Дросселмер сөйли торган  могҗизалы әкият дөньясына эләгә.  «Син  генә Щелкунчикны саклап кала аласың – нык һәм тугрылыклы бул».

Гофман әкиятенең тылсымлы дөньясы спектакльнең ике сюжет линиясендә тәкъдим ителгән. Төп сюжет линиясе булып Мәрьям һәм Щелкунчик тарихы тора. Өстәмә линия-Пирлипат принцессасы тарихы.

Спектакль өчен үзенчәлекле сценарий язылды, ул пластик күренешләрдән һәм кыска диалоглардан гыйбарәт.

Спектакльнең тукымасы тынлыктан, җырлардан, шакулардан, хәрәкәтләрдән, йөгерүдән, төрле сулыш алулардан, курку һәм аны җиңү моментларыннан эшләнгән.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)

Э.Т.А.Гофман Щелкунчик (1) Э.Т.А.Гофман Щелкунчик (3) Э.Т.А.Гофман Щелкунчик (4)