Татарча Русский English

ЯЗМЫШЫМ ЮЛЛАРЫ

Жанры- шигъри- музыкаль спектакль.

Минем Тормышым. Минем Язмышым. Минем Бәхетем.

Республикабызның күренекле, иң үзенчәлекле әдибе һәм шагыйрьләренең берсе Разил Вәлиев әсәрләре буенча куелган “Язмышым юллары” спектакле каһарманнары, нәкъ безнең кебек үк, үз бәхетләрен эзлиләр…

Һәм алар язмыш белән йөзгә-йөз очрашып, шатланып һәм борчылып, өметсезләнеп һәм хафаланып, әкрен генә гомер йомгагын сүтәләр. Һәр кешенең язмышы – үзе бер романга тиң. Әлеге спектакльнең каһарманнары да, нәкъ безнең кебек үк, көләләр, елыйлар, борчылалар, яраталар, көрәшәләр. Бары Өмет кенә үзләренә төрле сынауларга бирешмичә, гомер юлыннан ахыргача үтәргә көч бирә. Чөнки Ул безнең һәрберебезнең дә күңелендә яши. Кичә дә. Бүген дә… Һәрвакыт.

“Язмышым юллары” спектаклендә Разил Вәлиевнең проза әсәрләре һәм шигырьләре җырлар белән, ә тормышыбызның кырыс чынбарлыгы исә көйле СҮЗ белән үрелеп бара.

 

Авторы- Разил Вәлиев (Резедә Сәләхова инсценировкасы)

Нәфис сүз- Гаптрәүф НУРИЕВ

Режиссер ассистенты- Резедә ГАРИПОВА

Рольләрне башкаралар:

Автор —  Артем Пискунов

Булат Зиннәтуллин

Зөлфәт Закиров

Эгоист кыз-     Резедә Сәләхова

Көрәшче кыз- Гүзәл Галиуллина

Әнкәй            — Гөлназ Нәүмәтова

Хыялый кыз-   Айсылу Мөсәлләмова

 

Спектакльнең премьерасы 2012 елның 28 декабрендә булды.

Спектакль 1 сәгать 30 минут бара.

Спектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (6+).

DSC_0109 DSC_0118

 

_MG_0263   DSC_0082

 

МАТБУГАТТА СПЕКТАКЛЬ ТУРЫНДА:

1. Язмышым юллары ураумы?Гөлнара Җәлилова