Татарча Русский English
11.12.2019 18:30 да

Хыялый (Премьера)

Жанры — лирик комедия

Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яши. Тормышлары әйбәт, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, алар әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгән. Авылга яңа шәфкать туташы Йолдыз килү белән, бу парның көнитешләре бөтенләй үзгәрә. Өстәвенә, яшь авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка йортка кертә.

Спектакль тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итәр. Бу маҗаралар безнең геройларны һәм тамашачыларыбызны да хыял дөньясында йөзәргә, тормышыбызны кадерләргә, ә иң мөһиме, аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтәчәк.

Бу матур тарих көтелмәгән финалга китереп чыгарыр һәм беркемне дә битараф калдырмас. Хыял кошына күңелдә һәрчак урын табыла!!!

Драматургы — Салават Әбүзәров

Режиссеры — Илшат МӨХЕТДИНОВ

Костюм һәм декорацияләр буенча рәссам — Илшат ВИЛДАНОВ

Пластика буенча хореограф — Алинә МОСТАЕВА

Ут кую буенча рәссам — Илшат СӘЯХОВ, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреаты

Хормейстер — Алия ХӘМЗИНА

Баянчы — Алмаз АХУНОВ

Рольләрне башкаралар:

Гыйззәт — Зөфәр Харисов

Шәрифә — Ләлә Миңнуллина

Закир — Илгизәр Хәсәнов

Йолдыз — Гүзәл Галиуллина

Сәлим — Айдар Фәтхрахманов

Яшь Гыйззәт — Булат Зиннәтуллин

Яшь Шәрифә — Лилия Камалиева

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Спектакльнең премьерасы 2019 нчы елның 23 нче октябрендә булды.

Спектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (6+).

7eacb28 40a35fe0 7923203 af6bbb d2834ae3