Татарча Русский English

11 һәм 25 нче октябрь Тинчурин театры сәхнәсендә «Нәзер» спектакленең премьерасы була!!!

Нәзер чынлап та тота бит ул, моны һәр татар кешесе борынгыдан белә…
Хисмәтулла белән Хикмәтулла бәләкәй чактан дуслар, бергә үскән, бергә яраткан кызларга өйләнешкән, хәтта бер көндә туй ясаган. Менә хәзер тирә-якта бомбалар шартлаганда, якты дөнья белән бәхилләшәм дип торганда, алар, исән калыр өчен, нәзер әйтешә – өйгә әйләнеп кайтсалар, хатыннарны бер атнага алмашып торырга.
Сугыш бетә, тормыш дәвам итә, әмма Хисмәтуллага билгесез чир ябыша. Ничек булыр, ничек үтеп чыгар бу сынау аша безнең геройларыбыз?..

☎ Касса телефоны: 8 (843) 238-56-17
 Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1031 ; https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1032