Татарча Русский English
22.11.2019 18:30 да

Нәзер (Премьера)

Жанр - трагикомедия

Нәзер чынлап та тота бит ул, моны һәр татар кешесе борынгыдан белә…

Хисмәтулла белән Хикмәтулла бәләкәй чактан дуслар, бергә үскән, бергә яраткан кызларга өйләнешкән, хәтта бер көндә туй ясаган. Менә хәзер тирә-якта бомбалар шартлаганда, якты дөнья белән бәхилләшәм дип торганда, алар, исән калыр өчен, нәзер әйтешә – өйгә әйләнеп кайтсалар, хатыннарны бер атнага алмашып торырга.

Сугыш бетә, тормыш дәвам итә, әмма Хисмәтуллага билгесез чир ябыша. Ничек булыр, ничек үтеп чыгар бу сынау аша безнең геройларыбыз?..

Драматургы — Туфан Миңнуллин

Режиссеры — Зиннур СӨЛӘЙМАНОВ

Рәссамы — Анастасия ШАМОВА

Композиторы һәм аранжировка ясаучы — Нияз ВӘЛИЕВ

Хореографлар — Ренат һәм Татьяна МИФТАХОВЛАР, Татарстанның атказанган артистлары

Җырлар авторы — Зөлфия ВӘЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисткасы

Рольләрне башкаралар:

Маһирә — Гөлчәчәк Хафизова

Заһирә — Зөлфия Вәлиева

Хисмәтулла — Рөстәм Гайзуллин

Хикмәтулла — Ирек Хафизов

Спектакль 2 сәгать бара.

Спектакльнең премьерасы 2019 нчы елның 4 нче июнендә булды.

Спектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә (12+).

DSC_5632 DSC_5655 DSC_5687 DSC_5722 DSC_5739 DSC_5745