Татарча Русский English

Тинчуринлылар Лениногорск районында кунакта

5 нче октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Лениногорск районы Мәдәният йортында «Алтын көз» спектаклен тәкъдим итте. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган гастролебез залда утыручы барлык олы буын вәкилләре өчен дә бәйрәм бүләге булды. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Лениногорск районы халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләсе очрашуларга кадәр!!!

evgJnsTqfsI 6wQJEJCmmhE j6EyJwju3vI pMTpMcFHBSU w1UVzafHE6g WSoEmhcdx30 xRIaeU5h3SI