Татарча Русский English

Артык яхшы ирләр тормыш итәргә яраксыз?!

 

Халыкара театр көне алдыннан Казанның татар театрлары бер-бер артлы премьералар тәкъдим итте. Танылган драматург Туфан Миңнуллин һаман да режиссерлар игътибары үзәгендә.

Драматургның соңгы елларда иҗат ителгән “Төш” драмасына К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры алынган. Баш режиссер, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән әлеге әсәр катнаш гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен чагылдыра.

“Төш” дип аталган әсәрне драматург чыннан да төшендә күргән. Спектакльдәге вакыйгалар автор исеменнән тамашачыга мөрәҗәгать белән башланып китә.

Вакыйгалар сәхнә уртасына куелган киң ятак тирәсендә кайнаша. Камил — Илфак Хафизов, Елена – Гөлназ Нәүмәтова бер-берсенә үлеп гашыйк җаннар. Театрның өметле яшь актеры Илфак Хафизов иҗат иткән Камил образы — тормыш итәр өчен уңай ир-ат. Һөнәре буенча ул табиб. Яхшы гаиләдә тәрбия алган. Туганнары ислам дине тарафдарлары булса да, алдагы тормышын балачактан ук бергә уйнап үскән рус кызы Елена белән бәйләргә карар кыла.
Сәхнәдә шактый гына чыныгу узган, шулай ук үзенчәлекле артистка буларак танылып килүче Гөлназның Еленасы да Камилне ничек бар шулай кабул итә. Җилбәзәгрәк, шаярырга яратучы кыз иренә сокланып карый, “син философ, син акыллы” дигән сүзләрне еш кабатларга ярата һәм үз язмышын аның кулына тапшыра. Томыш итә башлагач та, Елена иреннән күрсәтмәләр көтеп яши башлый. Ә артыгы белән уңай сыйфатлардан торган Камил хатынын үз иркенә куя. “Нишлисең килә, шулай эшлә!” янәсе.

Сәхнәдәге вакыйгаларны режиссер җырлар белән үреп бара. Геройлар белән бер үк вакытта сәхнәдә тулы бер ансамбль хәрәкәт итә, каһарманнарның психологик халәтенә тәңгәл килгән музыкаль шәрехләүне башкара. Театрның яшь артистлары Артём Пискунов, Лия Вилданова, Резедә Сәләхова, Булат Зиннәтуллин, Тимур Баһаветдинов төрле уен коралларында уйнап, рус һәм татар җырларын суза.
Уңышлы гына башланып киткән яңа тормышның азагы акрын-акрын упкынга якынлаша. Гаиләдә бала юк, өстәвенә Елена яраткан шөгылен таба алмый азаплана. Спектакльнең авторлары тамашачыны диалогка чакыра. Ике милләт кушылгангамы, Еленаның тамырларында эчкече каны аккангамы (әнисе белән әтисе исерек килеш янып үлгәннәр), Камилнең хатынына артык ирек бирүеннәнме соң әллә бу бәхетсезлекләр?.. Әнә бит, Елена үзе дә урам сукбае дәрәҗәсенә төшкәч ”син артык яхшы кеше, хәттә синең белән яшисе килми башлый!” — дип өзгәләнә.

Тинчуринлылар тәкъдим иткән премьера тамашачыны битараф калдырмады булса кирәк. Күз алдына ятак тирәсендә кайнаган вакыйгалар чыгарылгач, күпләр ачык күкрәк, оятсыз сәхнә күренешләре көткәндер. Әмма режиссер алардан өстен булып чыкты… Афәрин!
Әлеге мелодрама барышында Елена образын башкарган Гөлназ Нәүмәтованың уйнавына сокланып утырдым. Гөлназны төп рольдә беренче күрүем булгангамы, мин үзем өчен яңа артист ачтым. Һәм ул театрның примадоннасы булырлык икән бит. Юктан гына әйтелгән сүзләр булып яңгырамасын иде. Драматик яктан шактый катлаулы образны (минем күзлектән) бернинди фальшсыз, тирән органика белән башкарды ул. Спектакль башында шаян, шәһвәтле, күзләрендә нур балкытып торучы туташ соңгы эпизодларда танымаслык булып үзгәрде дә куйды. Кәкерәйгән, тавышы карлыккан (бик табигый килеп чыкты), бөрешкән — вокзалдан тотып кергән чып-чын сукбай инде менә! Образы өстендә биниһая зур хезмәт куйганлыгы күзгә ташлана. Афәрин, Гөлназ, диясе генә кала.

“Төш” шактый гына үзенчәлекле сәхнә әсәре булып чыккан. Иң мөһиме: ул бәхәскә, диалогка чакыра, спектакль тәмамланганнан соң да тамашачыда уйланыр җирлек калдыра. Димәк, тинчуринлыларны уңышлы премьера белән котлыйбыз!

Мөршидә КЫЯМОВА, «Интертат»
фото — театр архивыннан