Татарча Русский English

Тинчуринның шәхси әйберләре кайсы театрга булыр?

    

Башкалабыз Казанда мөселман киносы фестивале тынырга да өлгермәде, икенче мәдәни проект — Кәрим Тинчурин исемендәге фестиваль башланып китте.

Милли классиканы пропагандалауны максат итеп куйган әлеге театраль чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы К.Тинчурин театры коллективы белән берлектә уздыра.

Узган атнада фестиваль олуг драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринның “Американ” комедиясе белән ачылды. Чараның тантаналы ачылу кичәсенә килгән Татарстан Мәдәният министрлыгы эшләре идарәчесе Кадрия Идрисова Тинчурин шәхесенең татар театр сәнгатендә тоткан урыны, милли классик драматургиянең асылы хакында бәян итте. Чараның милли сәнгатькә, яшь буынны тәрбияләүдә тоткан урынын билгеләп узды.
Театрның күргәзмәләр залында Кәрим Тинчуринга багышланган күргәзмә дә ачылды. Биредә татар театр атасының сакланып калган шәхси әйберләре, шулай ук “Шәхесләребез” циклыннан 2011 елда дөнья күргән “Кәрим Тинчурин” дигән китап куелган. Китапта театр эшлеклесенең (1887-1938) тормыш юлы, иҗаты тасвирланган. Җыентыкта К.Тинчуринның моңарчы дөнья күрмәгән, шулай ук аз билгеле булган әсәрләре һәм мәкаләләре, аның турындагы язмалар, истәлекләр, әдәби әсәрләр, тарихи фотолар урын алган. Тинчуриннар гаиләсенең сакланып калган антиквар савыт-саба, футлярлы зур сәгать һәм башка истәлекле ядкәрләрне тамашачы кызыксынып күзәтте.

Мәгълүм булганча, К.Тинчурин катлаулы язмыш кичергән шәхес. Ул халык дошманы дип кулга алына һәм атып үтерелә. Драматургның хатыны Заһидә Тинчурина гомере буе иренә тугърылык саклаган халәттә әлеге экспонатларны ачлык елларында да саклап кала алган. Тинчуриннарның васыяте буенча тарихи ядкәрләр театрда сакланырга тиеш. Әлегә Кәрим Тинчурин театры бу экспонатларны Г.Камал театрыннан вакытлыча гына, кире кайтару шарты белән алып торган. Ә халык язучысы Рабит Батулла үзе кайчандыр Камал театрына тапшырган әйберләр, һичшиксез, Заһидә ханым васыяте буенча ире исемен йөрткән театр бинасында сакланырга тиеш, дип саный.

Драматургның 125 еллыгы уңаеннан оештырыла торган фестивальдә театр коллективлары милли классика әсәрләрен күрсәтә. Театраль проектка бәйле рәвештә мәктәп укучылары арасында әдәби конкурс оештырыла. Конкурста 5-11 сыйныф балалары катнаша. Конкурсантлар фестиваль уңаеннан тәкъдим ителгән әсәрләрне тамаша кылганнан соң инша язарга тиеш. Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйге ике телдә дә уза. Җиңүчеләр 24 ноябрьдә билгеле булачак.

Мөршидә КЫЯМОВА, «Интертат»
автор фотолары