Татарча Русский English

Сәхнә түрендә – милли классика үрнәкләре

      

Башкалабыз Казанда милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивале төгәлләнде. К.Тинчурин театры бинасында атна дәвамында барган театраль проект бик уңышлы узды.

Бу хакта театрда үткәрелгән түгәрәк өстәл вакытында да билгеләп уздылар. Фестивальгә нәтиҗә ясау максатыннан оештырылган чарада Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Кәрим Тинчуринның туганы Фәрит Тинчурин, профессор, театр тәнкыйтьчесе Илтани Илалова, филология фәннәре кандидаты Әлфәт Закирҗанов һәм республика театрларыннан вәкилләр катнашты.

Татар театрлары тормышының энәсеннән җебенә кадәр хәбәрдар булган Илтани ханым Илалова фестивальдә тәкъдим ителгән һәр спектакль хакындагы фикерләре белән уртаклашты. “Кайберәүләр классик әсәрләрне искелек дисә дә, Г.Камал, К.Тинчурин әсәрләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Игътибар итсәгез, спектакльләрдә сүз башлыча акча, караклык, хәйләкәрлек хакында бара. Бүгенге көндә дә адәм баласын нәкъ шушы мәсьәләләр борчымыймени?! К.Тинчурин исемен йөрткән проектның булуы бүгенге көндә дә бик актуаль икәнен күрдек”, — диде театр тәнкыйтьчесе.

Түгәрәк өстәл барышында зәңгәр экраннан драматург һәм актер Кәрим Тинчуринның үзе исән чагында яздырып калдырган сирәк, тарихи кадрлар белән дә таныштырдылар. Әлеге документаль кадрлар Дондагы Ростов шәһәреннән килгән Фәрит Тинчурин күңеленә аеруча хуш килгәндер. Фәрит әфәнде абыйсы исемен йөрткән фестивальгә театрның махсус чакыруы буенча килгән. Ул Татарстанда абыйсының истәлеген шулай хөрмәт итүләренә чиксез шат булуын белдерә. Һәм киләчәктә Кәрим Тинчурин әсәрләрен русчага да тәрҗемә ителүенә дә өметләнә. (Газетабызның алдагы саннарында Фәрит Тинчурин белән махсус “Intertat.ru” өчен уздырган әңгәмәне укый алачаксыз)

Быелгы фестивальдә театр тәнкыйтьчеләре эшләде. Киләчәктә исә фестивальнең гран-приен булдыру теләге барлыгын да әйттеләр. К.Тинчурин исемендәге премия булдырырга дигән тәкъдимне түгәрәк өстәл әгъзалары бердәм хуплады.

Оештыручылар фикеренчә, фестивальне ел саен уздыру мәслихәт. Чөнки бу фестиваль — татар театрларын бер сәхнәдә очраштыра, аралаштыра торган проект. Халыкара статус алган очракта да татар театрлары игътибар үзәгендә калырга тиеш, дип саный алар. Атна дәвамында барган проектта театр лабораториясен оештыру, ягъни махсус укытулар уздыруны гамәлгә ашыру уңай нәтиҗәләр китер дигән фикерне дә республикабыз театр әһелләре бик шатланып кабул итте.

Фестивальдә катнашкан театрлар милли классиканы алга сөрүче чарага репертуарларындагы көчле әсәрләрен алып килергә тырышты. Әмма ләкин киләчәктә яңа әсәрләр күрсәтелергә тиештер дигән фикергә килделәр. Быелгы проектта фәкать Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры гына узган елгы премьерасы Нәкый Исәнбәтнең “Җиде Кыз” әсәре белән катнашты.

Татарның олуг шәхесе исемен йөрткән театрның шушындый проектка алынуы сәнгать сөючеләрдә шатлык хисләре уята. Театр бинасында эшли башлаган К.Тинчурин музее, шәһәребезнең Тинчурин исемен йөрткән бакчада куелачак бюст урынына таш салынуы да классик драматург мирасын халыкка якыйнайту дигән сүз. Изге гамәлләрендә тинчуринлыларга уңышлар гына телисе кала!

Мөршидә КЫЯМОВА