Татарча Русский English

Тинчурин театры бәйрәм ялларына чакыра!

15 нче сентябрь, сәгать 12:00 дә, Тинчурин исемендәге паркта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 86 нчы сезон ачылышы уңаеннан, “Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе” белән берлектә, “Мәдәни мохит” (“Культурная среда”) җәйге программасы нигезендә, театраль тамаша тәкъдим итәчәк. Программада: нәни тамашачыларыбызның яраткан “Шүрәле online” спектакленнән өзек; театрыбызның әйдәп баручы артистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева, театрыбызның яшь талантлы артисткасы – Айсылу Мөсәлләмова башкаруында җырлар һәм театрыбызның алыштыргысыз талантлы гармунчысы – Алмаз Ахуновтан тезмә; грим салу һәм бутафор серләрен ачкан кызыклы мастер-класслар һәм викторина. Театрыбыз турында иң күп белгән актив кунакны исә Тинчурин театрыннан бүләкләр көтә һәм, әлбәттә, килгән кунаклар артистлар белән аралашып, истәлеккә фотога да төшә алачак.
Көтеп калабыз!!!

шурале онлайн (1)